Казанда туберкулез диспансерының яңа бинасы ачылды

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Билгеле булганча, моңа кадәр башкаладаны туберкулезга каршы диспансер Шаляпин урамы, 20 йорт һәм Себер тракты урамы, 27а йорты адреслары буенча урнашкан иде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, диагностика һәм дәвалау үзәкләренең төрле жирдә урнашуы булган мөмкинлекләрдән нәтижәле файдаланырга ирек бирмәгән, өстәмә транспорт чыгымнары да таләп ителгән. Шуңа күрә туберкулезга каршы көрәшне бер түбә астында алып барырга карар кылынган. Яңа диспансер 9,5 мең квадрат метр мәйданлы биш каилы яңа бинада урнашкан.

— Бу проектка 1 миллиард 165 миллион сум акча сарыф ителде. Диспансер көненә 680 кеше кабул итәргә сәләтле. Моңа кадәр шәһәр буйлап сибелгән булган обьектлар хәзер бер түбә астында урнашачак»,-диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

Яңа бинада балалар өчен дә аерым булек эшлиячәк. Диспансердагы 32 бүлмәдә 46 табиб-фтизиатр, 7 тар белгеч (уролог, гинеколог, ортопед, офтальмолог, хирург, пульманолог, отоларинголог кабул итәчәк. Шул рәвешле бер көндә кеше барлык төр тикшеренүләрне узып, кирәкле табибларны йөреп чыга алачак.


Фикер өстәү