Чаллы мэры Мариупольдән килгән 5 кешелек гаиләне шефлыкка алган

Чаллы мэры Наил Мәһдиев узган атнада Мариупольдән автомобиль төзүчеләр шәһәренә күченергә мәҗбүр булган Сохининнар гаиләсен шефлыкка алган.

Чаллының матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, Сохининнар гаиләсенең ике кызы һәм балаларның дәү әнисе бар.

Шулай ук мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итү фондына акча җыю дәвам итә. Чаллыда яшәүчеләр 6 апрель иртәсенә, соңгы тәүлектә генә тагын 100 мең сум туплап, 350 мең чамасы акча җыйган.
Моннан тыш Донбасстан килүчеләр өчен кием-салым кабул итү пункты ачылган.


Фикер өстәү