Чаллы мэры Наил Мәһдиев: “Тавыш бирү көнен лаеклы уздырырбыз дип өметләнәм”

Чаллыда 284 меңнән артык кеше Россия Конституциясенә бәйле тавыш бирүдә катнашкан. Шәһәрдә барлыгы 398 меңнән артык кеше тавыш бирү хокукына ия. Шулай итеп, сәяси вакыйгада катнашучыларның күрсәткече 71 процентны тәшкил итә. Бу хакта Наил Мәһдиев “Татар-информ” агентлыгында оештырылган Илкүләм тавыш бирүнең мәгълүмат үзәгендә онлайн элемтә аша җиткерде.

 

— Барысы да штат режимында эшли. Тавыш бирү участокларында төрледән төрле партияләрдән күзәтүчеләр бар (1043 кеше) . Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмас һәм Чаллы әлеге тавыш бирү көнен лаеклы уздырыр дип уйлыйм, — диде шәһәр башлыгы.

Наил Мәһдиев әйтүенчә, Чаллыда барлык таләпләр дә үтәлә. Тавыш бирү өчен шартлар тудырылган. 30 автобус җәлеп ителгән, ачык һавада тавыш бирү өчен 22 чатыр корылган булган. 35 мең кеше гражданлык бурычын өйдән генә үтәгән.

— Һава торышы әйбәт. Алдан тавыш бирүдә катнашучы шәһәр халкы, тыныч күңел белән хәзер бакчаларында ял итәдер, — диде Наил Мәһдиев.


Фикер өстәү