Россия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, илнең Төп законы — Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча иң актив тавыш бирүчеләр – Чечня республикасында. Анда халыкның 84, 62 проценты тавыш бирүдә катнашып өлгергән. Иң түбән активлык – Мурманскта. Анда тавыш бирүдә катнашучылар күрсәткече 32,68 процент тәшкил итә.