Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим: «Июль аенда 24 төрле үлән җыеп була»  

Шагыйрь, дару үләннәре белгече Гәрәй Рәхим белән газетабыз сайтында видеоәңгәмә чыккач, укучыларыбыз үләннәр турында күбрәк сөйләвен сорады. Бу юлы ул июль аенда җыярга кирәкле берничә үләнгә тукталды. Әңгәмәдән соң, дару – аяк астында, күрмибез генә, дигән нәтиҗәгә киләсең.

Әрем

– Безнең Татарстан табигатендә дару үләннәре бик күп. Республикабызның табигатен дару үләннәренә иң бай булган даруханәгә тиңләп булыр иде. Әйтик, июльдә 24 төрле дару үләнен җыеп була. Шуларның берсе – әрем. Дәвалау ягыннан бөтен үләннәргә караганда да өстенрәк дип билгеләп була. Бездә ак һәм кара әрем үсә. Дәвалау өчен ак әремне кулланалар. Кара әрем дә файдасыз түгел. Аның төнәтмәсен йөрәкне тынычландыру өчен эчәләр. Ак әрем исә бик  күп чирләрдән файда. Чөнки аңарда эфир майлары, кайры (дубиль) матдәләр күп. Аның ашказаны, бөер, бавыр, эчәк, сидек юллары авыруларыннан файдасы күп. Ул хәтта эчәктәге кортчыкларны да куып чыгарырга мөмкин. Яшь  яфраклары бәрелгән, сугылган, бөҗәкләр тешләгән урыннарга бәйләп куйсаң, авыруны киметә. Шулай ук аппетитны яхшырта, ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Ләкин бер айдан да озак эчәргә киңәш ителми. Мин аны мунча себеркесенә дә кушам. Мунчада әремнең исе нык тарала һәм тәндәге микробларны юкка чыгара.

Бака яфрагы

Бака яфрагының төнәтмәсе файдалы. Аның өчен яфракларны җыеп, иттарткыч аркылы үткәрү әйбәт. Бер бал кашыгы боламыкны бер бал кашыгы балга кушып эчәргә киңәш ителә. Ютәлдән файдалы, сулыш юлларын да киңәйтә. Бу яфракны җылы суда тотып, бәрелгән урыннарга ябу да булыша.

Үги ана яфрагы

Күпләр «Ни өчен үги ана яфрагы дип атала» дигән сорау бирә. Җавабы гади: аның чәчәге белән яфрагы икесе ике вакытта чыга. Бу үлән дә ютәлдән шифа бирә. Аның латинча исеме дә (Tussilago) тәрҗемә иткәндә «ютәл» дигәнне аңлата. Яфракларын кайнар суда төнәтәсең дә көнгә 4 – 6 мәртәбә эчәсең. Коры килеш эчәргә авыр дигәннәр, аз гына бал куша ала. Ютәл кимегәнче эчәргә кирәк.

Канлы үлән (чистотел)

Әйтергә кирәк, татарда бу үлән төрлечә атала. Кайсы якларда канлы үлән, кайбер районнарда сөтле үлән, зур төче үлән, зур канут дигән атамалары да бар. Канут нәкъ менә канлы үлән дигәнне аңлата да. Ут татарча үлән дигәнне аңлата, мәсәлән, утлык дигән сүз бар бездә. Бу үләнне мунчада юыну өчен дә, дару итеп тә кулланалар. Тәнне мунчада чистарта, ә сындыргач агып чыккан сыекчасын авырткан, яраланган урыннарга сөртсәң, файдасы тия. Бетчәләрдән, сөялдән кулланалар. Төнәтмәсе ашказаны авыруларыннан файдалы.

Халыкта агулы үлән дип йөртелә, бу – ялгыш. Агулы дип сөтенең бик каты әче булганга әйтәләр. Ләкин бу үләннең төнәтмәсе белән артык мавыгырга ярамый. Бик көчле төнәтмә.

Ханнар чәе (Иван чәй)

Кырлыган, кәпрәй дип йөртелгән бу үләнне татарлар борынгыдан бик нык файдаланганнар. Борынгы әдәбиятта бу үлән Хан чәе исеме белән кереп калган. Аны ханнар гына эчкәннәр. Ул шулкадәр файдалы үлән. Аны ясауның махсус алымы бар. Чәчәк атканда аны җыясың, көлтә итеп бәйлисең. Бу үлән тыгызлап бәйләгәч каралып пешә. Шуннан соң иттарткычтан чыгарасың яки ваклап кисәсең һәм киптерәсең. Ул кап-кара чәй шикелле була.

Гомумән без үләннәрнең шифасын аңлап бетермибез. Юкса бит аяк астында алар. Шунысы да бар: үлән белән генә катлаулы чирләрне дәвалап булмый. Ләкин үләннәр, чәчәкләр, тамырларны файдаланып, зур чирләрне тыеп калып була. Сау-сәламәт булыйк.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү