Рөстәм Миңнеханов Казанда бердәм туберкулез диспансерын барып карады

Көн саен 680 кеше кабул итә алалар. Казанның яңа бердәм туберкулез диспансерының мөмкинлекләре әнә шундый. Бинаның сырхауларны кабул итәргә әзерлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тикшерде.

Диспансер башкаланың Җиңү Проспекты, 69Б адресы буенча урнашкан. Биредә балалар һәм флюорография бүлекләре, амбулатор эндоскопия, клиник-тикшерү лабораторияләре дә урнашачак.
Республика туберкулезга каршы клиник диспансерының баш табибы Алексей Алексеев сүзләренчә, диспансер көн саен 680 кешене кабул итә ала (шул исәптән, 260лап баланы). Бер тәүлек эчендә сырхауларга тулы диагностика үтәргә мөмкинлек булачак. Бу – белгечләрдән консультация алу, бактериологик һәм нурлы (лучевая) диагностика, клиник тикшерү.

Татарстан Президенты яңа бинаның эчен карап чыкты, хезмәткәрләр белән аралашты. Башкарган эшләргә республика җитәкчесн уңай бәя бирде. “Яхшы бина, җиһазлар да өр-яңа, заманча. Барысын да бер урында туплау дөрес булды”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сүзләренчә, диспансерны якын арада ачарга җыеналар. Моның өчен барысы да әзер инде.


Фикер өстәү