Камал театрының яңа бинасына бәйле 5 ЯҢАЛЫК

Камал театрының яңа бинасы турында күп сөйләштек, күп яздык кебек. Бинаны кем төзеячәген һәм ниндирәк булачагын да хәбәр иткәннәр иде. Ләкин проект планына бераз үзгәрешләр керткәннәр. Архитекторларның тел төбеннән аңлашылганча, әле тагын ни дә булса үзгәрәчәк. Әлегә булган яңалыклар турында сөйләшик.

 

  1. Яңа бина проектының авторы – архитектор Олег Шапиро. Аның сүзләреннән аңлашылганча, беренче яңалык театр фасадындагы очлы почмакларга бәйле. Боз кисәкләрен хәтерләтүче почмаклар яңа проектта ул дәрәҗәдә очлы түгел. Фасад дизайнын алюминий һәм пыяладан ясаячаклар, һәм ул бина тирәсендәге парк, Кабан күле һәм яр буен чагылдырачак.

  1. Зур парковка урынына – театраль бакча. Монысы – икенче яңалык. Театрга йөрүчеләр өчен 140 урын әзерләп куячаклар куюын. Шәһәр мэриясе рәсми сайтында шулай дип язылган. 40 урын театр янында, калганнары муниципаль парковкаларда булачак. Ә театраль бакча исә яңа бинаны Кабан күле яр буе белән «тоташтырачак». «Яшелләндерү» мәйданы 3710 кв. метрны тәшкил итәчәк.

  1. Өченче яңалык: театрда барлыгы дүрт төрле зал булачак. Зур зал – 788 урынга, көнчыгыш (түгәрәк) зал – 242 урынга, универсаль зал – 300 урынга, кечкенә (камера) залы 40 урынга исәпләнгән булачак.

  1. Театрның эчке бизәлешен, төгәлрәк әйтсәк, милли орнаментлар белән бизәлгән панно Тукай премиясе лауреаты, рәссам Наилә Кумысникова белән берлектә эшләнеләчәк. Монысы – чираттагы, дүртенче яңалык. Хәзерге вакытта 11 метр биеклектәге 16 диварның бизәлешен әзерлиләр.

  1. Бишенче һәм әлегә соңгы яңалык: Камал театрының яңа бинасын 2025 елга кадәр төзеп бетерергә һәм кулланышка тапшырырга ниятлиләр. Театрның эчке һәм тышкы дизайны, бина тирәсендәге территория проекты киләчәктә үзгәртелергә мөмкин. Тагын нинди яңалыклар буласын вакыт күрсәтер.

 

 


Фикер өстәү