Юл салучылар узып баручы елга йомгак ясады

Киләсе елда Татарстанда М7 трассасы тулысынча дүрт полосалы булачак. М12 юлы Сокуры авылын урап узу юлы төзелешен ашыктыра. Ә Чулман аша салынучы күпердән Казанга юл кыскарачак. Федераль юл агентлыгының Идел – Нократ автомобиль юллары федераль идарәсе узып баручы елга йомгак ясады.

Олы юлда эш “кайный”

– Узып баручы елда төп эшләр М7 “Идел” һәм Р239 Казан – Оренбург трассаларында башкарылды, – диде Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе Илдар Минһаҗев. – Казанга көньяктан (РКБ ягыннан) керү юлында полосалар саны дүрттән алтыга кадәр артты. Башкаланың төньяк капкасында (Горький шоссесы) исә керү юлы тагын да уңайлырак һәм җайлырак булсын өчен хәлдән килгәнне эшләдек.

Билгеле булганча, быел М7 трассасында Зөя елгасы аша яңа күпер ачылды. Ә булганын төзекләндерделәр. Казан – Оренбург юлында Чулман елгасы аша күпер дә яңарды. Алга таба дәвам иттереләчәк эшләр дә бар. Аерым алганда, М7 юлының Иннополис тирәсендәге өлешендә реконструкцияләү эшләрен киләсе ел азагында тәмамларга ниятлиләр.

– Бу – озакка сузылган проект булып чыкты. Безгә проект документларын бераз үзгәртергә туры килде. Киләсе ел азагында барлык эшләрне тәмамлап, әлеге участокны кулланышка тапшырырга телибез, – диде Илдар Минһаҗев.

Сүз М7 трассасының Югары Ослан районына керүче 761 – 771 нче чакрымнары турында бара. Биредә төзекләндерү эшләре 2018 елның августында ук башланган. Илдар Минһаҗев сүзләренә караганда, бүген юлның әзерлек дәрәҗәсе 47 процент тәшкил итә. Төзелеш эшләре тәмамлангач, Казаннан Чабаксарга таба юл дүрт полосалы булачак.

Сокурыны урыйлар

Илдар Минһаҗев әйтүенчә, башкарылачак төп эшләр 2027 елга кадәр исәпләнгән юл эшчәнлегенең бишьеллык планына кертелгән. Аның кысасында, шул исәптән, Лаеш районында урнашкан Сокуры авылын урап узу юлын да салачаклар. Биредә төзелешкә әзерлек эшләре башланган да инде. Юлчылар җир казу, коммуникацияләрне күчерү, төзелеш өчен кирәкле ярдәмче юллар салу кебек әзерлек эшләре белән мәшгуль.

– Төп эшләр киләсе елның март – апрель айларында башланачак. Юлны 2025 елда салып бетерергә тырышачакбыз, – диде идарә җитәкчесе.

Сокуры авылын урап узу юлы төзелешенә әзерлек эшләре барышы

Аның әйтүенчә, Р239 Казан – Оренбург юлынның 20дән 43 нче чакрымга кадәр аралыгы, урап узу юлын салу да шунда керә, реконструкцияләнәчәк. Төзелеш бәясе 19 миллиард 253 миллион сум. Проектны томышка ашыру 2025–2027 нче елларга билгеләнгән. Шул ук вакытта, килешүдә эшләрне алданрак башлау мөмкинлеге дә каралган, дип тә ачыклык кертте Илдар Минһаҗев.

– М12 ачылгач, Сокуры ягына таба машиналар хәрәкәте тагын да көчәячәк, биредә хәзер үк кыенлыклар бар инде, – диде Илдар Минһаҗев төзелешне тизләтүнең сәбәпләрен аңлатып. – Шунысын да әйтик: М12 аша машиналар хәрәкәте тиз генә артмаячак: машина йөртүчеләрнең яңа юлга да, бәяләргә дә ияләшәсе бар әле. Ул арада без реконструкцияне төгәлләячәкбез.

Төзелеш эшләре аэропорт юлына борылыштан башланып Державино авылына кадәр дәвам итәчәк. Дүрт полосалы юл участогының гомуми озынлыгы якынча 24 чакрым. Урап узу юлы исә 6,29 чакрым. Мишә һәм Каипка елгалары аша, булганнарын төзекләндереп, яңа күперләр салу, алты юлүткәргеч, төрле биеклектәге дүрт транспорт чишелеше, Каип авылы һәм Тургай бистәсе янында борылып төшү юлы, җәяүлеләргә – алты, ә тракторларга бер кичү төзү да күздә тотыла.

Юл төзелешенә шәхси җир кишәрлекләре дә эләгә.

– Барлыгы 135 җир кишәрлеген сатып алырга туры киләчәк. Сүз 107 гектарга якын мәйдандагы җир турында бара. Күпчелеге – шәхси торак төзелешләре. Җир кишәрлекләрен сатып алу милек хуҗалары ризалыгы белән башкарылачак. Моның өчен 900 миллион сум акча каралган, – диде Илдар Минһаҗев.

Кыйммәтле күпер

Киләсе елда Казан – Түбән Кама арасы бер сәгатькә якынаячак дип тә көтелә. Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы төзелеп беткәч, әйләнгечтән юл турырак та, тизрәк тә булачак. Биредә эш 2022 елның гыйнварында башланды, төзелешнең әзерлек дәрәҗәсе – 42 процент. Урап узу юлын салу барышында Чулман елгасы аша гына да 23 миллиард сумлык күпер салалар. Аның аша машиналар киләсе ел ахырында ук хәрәкәт итә башлаячак дип фаразлана.

Чулман елгасы аша 23 миллиард сумлык күпер салалар

Тармакта импортны алмаштыруга бәйле кыенлыклар юк. Заманасына күрә анысы да мөһим.

– Юл төзүчеләр ил җитештерүчеләренә йөз тота. Шул рәвешле, үзебезнекеләргә яңа мөмкинлекләр ачылды, – Илдар Минһаҗев.

Мисалга ул күчмә лабораторияләрне китерде. “Биредә шөрептән алып инфрокызыл мичкә кадәр, барысы да үзебезнеке”, – диде ул.

Федераль юл агентлыгының Идел – Нократ автомобиль юллары федераль идарәсе карамагына Татарстан, Чувашстан, Мари Эль республикалары һәм Ульян өлкәсе аша узучы 2215,574 чакрым юл керә. Шуның 1150,308 чакрымы безнең республикага туры килә. Федераль идарәгә Татарстандагы 112 күпер, 46 юлүткәргеч, төрле биеклектәге 26 җәяүле кичүе карый.

Федераль юл агентлыгының Идел – Нократ автомобиль юллары федераль идарәсенең матбугат хезмәтеннән алынды


Фикер өстәү