Әлмәт техникумы директоры студентларның ризыкка төкерүе сәбәбен аңлаткан

Зөлфия Закирова әйтүенчә, төкергән ризык студентлар өчен булмаган.

Социаль челтәрләрдә Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы практикантларының ашханәдә студентларга бирү өчен әзерләп куелган ризыкка төкерүләре сурәтләнгән видеоролик таралган. “Альметьевск | Новости” телгерам-каналы мәгълүматларына караганда, студентларның техникумдагы ризыктан канәгатьсез булулары, тәнәфес вакытында кибеткә барып килә, аш-суга заказ бирә алмаулары сәбәпле килеп чыккан хәл бу, дип хәбәр итә “KazanFirst”.

– Директор ризыкка шундый мөнәсәбәттән дә, югарыда телгә алып үтелгән проблемадан да хәбәрдар. Ләкин ул, бүлмәсеннән чыгып, тиешле урында тәртип урнаштырырга иренәдер. Битарафлылыгы, видеодагы җүләрләр кебек, эшкә төкереп каравы белән аңлатыладыр, – дип язганнар телеграм-каналда.

“KazanFirst” техникум директоры Зөлфия Закирова белән элемтәгә кергән. Әңгәмә барышында ул хәбәрчегә бу хәлнең уку лабораториясендә килеп чыгуын, ризыкның башка студентларга бирелергә тиешле булмавын аңлаткан.

– Студентлар лаборатор эш вакытында ризык әзерләгәннәр дә, шулай килеп чыккан. Әлбәттә ризык студентларны ашату өчен түгел. Күнекмәләрне тәҗрибәдә ныгыту булган бу. Бездә мондый хәлнең күзәтелгәне юк иде әле. Әңгәмә үткәрдек, балигъ булмаган үсмернең әти-әнисен чакырттык, – дигән Закирова.


Фикер өстәү