Гөлсирин Абдуллина: «Бер-береңнән ял итә белергә кирәк»

Җырлы гаиләләр – татар эстрадасының бер феномены, дисәк, арттыру булмас. Өйдә дә, эштә дә бергә булу мөнәсәбәтләргә йогынты ясыймы? Эштәгене өйгә алып кайту яхшымы, начармы? Аерым гына иҗат итү турында хыяллар уянгалыймы? Бу сорауларны танылган җырлы гаиләләрнең үзләренә бирдек.

Бу фикерне Гөлсирин Абдуллина да дәвам иттерде. Тормыш иптәше Азат Абитовны сагынып көтеп алырга ярата икән ул.

«Якын кешең белән гел бергә булу, шатлыгын да, башкасын да уртаклашу, ярдәм итешү, киңәшләр бирү  рәхәт инде ул. Күп әйберне уртага салып сөйләшеп була. Без, гадәттә, андый «киңәшмә»ләрне машинада, юлда чакта уздырабыз. Эшләп, өйгә кайткач та нәтиҗә ясап куябыз. Шулай да, бер-береңнән ял итә белергә кирәк. Сагыну хисе булырга тиеш», – ди Гөлсирин. Эшне өйгә алып кайтуның чамасын белергә кирәк дип саный ул: «Минем өчен өй  ул – ял итү урыны. Төрле тәм-томнар пешереп, балаңны кочаклап…» Аерым иҗат итүгә килгәндә, андый уйның башына килгәне юк икән. «Сылуны алып кайткач та, Азат концертлар куярга уйлаган иде, «Синнән башка булдырып булмас», – дип, уеннан кире кайтты», – дип сөйләде җырчы.


Фикер өстәү