Чулман аша күперне вакытыннан алда төзеп бетерәчәкләр

23 миллиард сум. Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлын салу барышында төзелүче Чулман күпере әнә шул кадәр тора. Яңа юлдан хәрәкәт киләсе ел ахырында ук башланачак дип фаразлана. Әйләнгечтән Түбән Кама – Казан арасы бер сәгатькә якынаячак дип тә көтелә. Төзелеш барышын “ВТ” хәбәрчесе дә карап кайтты.

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы төзелеше өч этапка бүленгән. Аның беренче өлеше кысасында Чулман аша озынлыгы 1,3 чакрым тәшкил итүче күпер салалар. Бу – Казан-Екатеринбург югары тизлекле трассасының Татарстанга туры килүче юлында иң зур күпер. Алга китеп булса да әйтик, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу юлы төзелеше барышында барлыгы 10 күпер һәм 11 юлүткәргеч салачаклар. Чулман аша күпернең бәясе 23 миллирд сум тәшкил итә. Биредә машиналар хәрәкәтен киләсе ел ахырында ук башламакчылар. Аннан тәүлегенә 25 мең машина уза алачак дип фаразлана.

– Эш алдан фаразланганнан тизрәк тә бара, – дип сөйләде журналистларга төзелеш өчен җаваплы булган “Федераль юл агентлыгының Идел – Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе” оешмасының җитәкче урынбасары Тимур Хафизов. – Белгечләр 22 баганадан торачак, шуларның җидесен суга утырталар, күпернең юл өслеген тәшкил итәчәк тимер блокларны җыю эшенә кереште инде.

Төзелештә 400гә якын кеше эшли. Шунысын да әйтергә кирәк, аларның күбесе – Кырым күперен төзүчеләр. Бу эштә алтын куллы һөнәр ияләре эшли, дип тә ассызыкладылар журналистларга. Моңа шик тә юк. Каләм әһелләренә су уртасында күпер баганалары ничек “үсеп” чыга икәнен дә күрсәттеләр. Моның өчен субай какканнан соң, дүртпочмаклы мәйданны судан корыталар һәм фундаментка баһадир сыман төз багана “утырталар”. Чулман күперенең иң озын баганасы, мәсәлән, җир өстеннән 40 метрдан да артып китәчәк. Биредә Чулманның тирәнлеге 22 метр чамасы.

– Гомуми нормалар буенча мондый күперләрне салу вакыты өч ел ярым тәшкил итә. Без эшне мөмкин кадәр тизләтергә тырышабыз, – ди Тимур Хафизов. – Эштә бары тик үзебездә җитештерелүче материаллар гына кулланыла. Мәсәлән, тимер конструкцияләрне Белгородтан алып кайтабыз, ком һәм бетон – Түбән Каманыкы.

“Юллар һәм күперләр” АҖ филиалының проект җитәкчесе урынбасары Марс Юлтыев сүзләренә караганда, яңа төзелүче күпернең төп үзенчәлеге дә суга утыртылучы баганаларга бәйле. Эш шунда ки, күпернең бер як яры тигезлеккә, ә икенче ягы – биек тау битенә туры килә. Шуңа күрә баганалар гына түгел, юл үзе дә югарыга таба “үсеп” бара. Елганың бер ярындагы баганаларның озынлыгы нибары 8 метр булса, каршы якта алар биш тапкыр диярлек зуррак. Өстәвенә, елга агымында эшлисе.

– Эшне тизләтү өчен тәүге тапкыр берүк вакытта ике субай кагу технологиясе кулланыла, – диде Марс Юлтыев.

Якын арада ук биредә суда йөзүче бетон заводы килгәнне дә көтәләр. Бу да – яңалык. Болай эшләгәндә ярдан бетон катнашмасы ташыйсы булмаячак, димәк, вакыт янда калачак, ди белгечләр.

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлының гомуми озынлыгы 81 чакрым тәшкил итәчәк. Арада әзерлеге иң зур булган күперләрнең берсе эшнең икенче этабы кысасында, Түбән Кама районындагы Васильев инеше аша төзелә. 91 метрлы күпердә эшләр 75 процентка төгәлләнгән инде. Чулман аша салынучы күпердән соң, озынлыгы ягыннан икенче урындагы Аулаш елгасы аша салынучы күпердә дә эшләрнең яртысы беткән. Ел ахырына кадәр Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлының 70 процентына таш түшәләчәк дип фаразлана.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү