Айрат Хәйруллин: “Татарстанга дустанә булмаган илләрдән киберһөҗүм иттеләр”

Кичә һәм бүген Татарстанда дәүләт оешмалары сайтлары начар эшләүнең сәбәбен әйттеләр.

“Дүшәмбе көнне республиканың мәгълүмат системасына моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә киберһөҗүм ясалды. Мондый хәлне 2022 елдан бирле белмибез”, – диде Татарстан мәгълүматлаштыру министры Айрат Хәйруллин.

Республика буенча дүшәмбе генә дә 4 меңләп урынга киберһөҗүм ясалган. Министр фаразлавынча, безгә дустанә булмаган илләргә мондый һөҗүмнең бер көне якынча 100 мең долларга төшә.

– Без гадәттән тыш хәлне булдырмадык. Бар да тәртиптә. Система мондый һөҗүмнәргә каршы тора алуын исбатлады, – диде Айрат Хәйруллин.

Хәзерге вакытта төп мәгълүмат системалары – Дәүләт хезмәтләре порталы, Бердәм санлы платформа, Татарстан Рәисе һәм Хөкүмәт сайтлары гадәти режимда эшли, дип тә искәртте ул. Кайбер мәгълүматларга караганда, бүген шундый ук киберһөҗүм Пермь һәм Түбән Новгородка да ясалган.


Фикер өстәү