Болгарда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак

16-23нче август көннәрендә Болгарда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. Җыенны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды оештыра.

Бер атна дәвамында узачак әлеге чарага 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Барлыгы 130 кешенең катнашуы көтелә. Форумга гаризалар 2023нче елның 15нче июленә кадәр кабул ителә.

Мөселманнарның күчмә җыены тарихи җирлектә палаткалар шәһәрчегендә узачак. Форумда катнашучылар географиясе Россиянең төрле шәһәрләрен колачлар дип көтелә, төп темаларның берсе буларак хәйрия эшчәнлеге, хәйриячелек тарихы турында сөйләү планлаштырыла.


Фикер өстәү