Мөслимәләр форумына гаризалар кабул ителә

Киләсе елга 20-24 гыйнварь көннәрендә Казанда XI Мөселман яшьләре форумы узачак. Ел саен уздырыла торган әлеге җыен быел калебне дәвалауга багышлана һәм мөслимәләр өчен аерым оештырыла. Форумына гаризалар кабул итү башланды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дүрт көн дәвамында кызлар йөрәк белән бәйле 3 авыруны (рия, гафләт, ачу һәм көнләшү) һәм аларны дәвалауны өйрәнәчәк.

Форумда катнашу өчен 18 яшьтән алып 30 яшькәчә мөслимәләр чакырыла. Җыен кысаларында лекцияләр, дәресләр; квест, иҗади чаралар һәм спорт ярышлары, аралашу каралган.

Форумда катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга һәм гариза тутырырга; оештыручылар Форумга ни өчен нәкъ менә сезне алырга тиеш булуы хакында пост язарга һәм аны #фмм11 #фммдевушки хэштеглары белән Instagram социаль челтәрендә урнаштырырга кирәк. Постта @forummuslimmol һәм @fmm_devushki сәхифәләрен билгеләү таләп ителә.

Катнашучының профиле ачык булырга тиеш, юкса аның посты күренмәячәк. Гаризалар 2021 елның 10 январена кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү