Казанда яшь мөслимә киленнәр өчен онлайн-курслар башланды

25 апрель көнне Диния Нәзарәтенең мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган проектларның берсе – «Яшь килен» курслары үз эшен башлап җибәрде. Әлеге проект сигезенче тапкыр тормышка ашырыла, әмма ул хәзер дистанцион форматта уздырыла. Бу, үз чиратында, курсларда катнашучыларның географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, бу юлы проектта Казан, Мәскәү һәм Уфа, Чиләбе һәм Самара, шулай ук Дубай, Татарстанның шәһәр-районнарыннан, Башкортостаннан, Мәскәү, Оренбург өлкәләреннән, Казахстаннан 70 мөслимә катнаша.

Киленнәр мәктәбе Аллаһы Тәгалә кануннары буенча бәхетле гаилә корырга һәм гаилә учагын саклап калырга теләүчеләр – 17 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, ярәшелгән мөслимәләр һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла.

Мөслимәләрне биредә академик белемнәргә ия, танылган остазлар һәм шәехләрдән никахта ир-хатынның бурычлары һәм хокуклары, мәһер, никахлашу өчен хәерле ир сайлау, яшь гаиләдә проблемалар, балалар тәрбияләү, никахта җенси мөнәсәбәтләр һ.б. турында тәфсилле лекцияләр көтә. Кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә ир сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк.

Дөньяның теләсә кайсы почмагыннан кушылырга мөмкин булган онлайн-курсның эш мәйданчыгы булып социаль Телеграм челтәре тора. Курсларны оештыручылар, уңайлы булсын өчен, 2 аерым мәйданчык булдырды. Канал дәрес материалларыннан файдалану һәм остазлар тарафыннан туры эфирлар (трансляцияләр) үткәрү өчен ясалган.

Дәресләр сишәмбе көнне 19:30 сәгатьтә башлана – нәкъ шушы вакытта остаз, курсны оештыручылар һәм катнашучылар туры эфирга чыга. Дәресләр сәгать ярым бара. Мәгълүмат нәтиҗәлерәк һәм җиңелрәк үзләштерелсен өчен, оештыручылар алдан видеолар һәм текстлар әзерләп куйган. Белемнәрне тикшерү өчен, һәр дәрестә тест узарга кирәк булачак. Каналга дәресләр атна саен куелып барылачак. Мөслимәләр шулай ук эмоциональ интеллект һәм көнкүрешне сөннәткә нигезләнеп алып бару буенча марафоннарда катнашачак.

Курслар тәмамланса да, чатка һәм каналга кереп белем алу мөмкинлеге кала.

«Яшь килен» проектының чираттагы очрашуы 2 майда уза.

Көзен проект гадәти форматта үз эшен дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү