Танылган актер, режиссер, педагог вафат

Танылган россия актеры, режиссер һәм педагог Евгений Басилашвили вафат булган. Тбилиси Рус яшь тамашачы театрында һәм Волгоград яшь тамашачы театрында актер һәм режиссер булып эшләгән.

«Минем бөек остазым. Евгений Леонович Басилашвили. Үз эшенең зур профессионалы. <…> Сез булмасагыз, минем дөнья күпкә караңгырак һәм күңелсезрәк булыр иде», — дип язган  Татьяна Глущенко «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә.

Аның җитәкчелегендә «Прощай, овраг», «Али-баба и сорок разбойников»фильмнары төшерелгән. Үзе дә күп кенә фильмнарда катнашкан була — «Грузия-фильм» «Давай поговорим».


Фикер өстәү