Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башлана

1 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә «Ислам дине нигезләре»ннән тыш, татар теле курслары да укытыла башлый. Шул ук вакытта татар тарихы, мәдәнияте белән танышырга, тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнергә дә мөмкинлек булачак. Әлеге курслар турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сөйләде.

– 1990 нчы елларда татар теле дин өлкәсеннән ерагайды. Соңгы елларда мәктәпләрдә дә ана телен укытуга бик аз вакыт каралды. Юкса тел өйрәнергә теләүчеләр шактый, – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Шуны искә алып, мәчетләрдә берничә ел инде җомга намазы вакытында вәгазьләр татар телендә үтә башлады. Россия ислам институтында татар телен укыту проекты 10 ел элек үк тормышка ашырыла. Ике ел элек шул эшкә мәчетләрдә дә керештеләр. Башта аңа биш мәчет кенә алынган һәм 500ләп кеше теләк белдергән. Шуларның 285е курсны тәмамлап чыккан. Быел 100 мәйданчыкта укыту оештырылачак. Бушлай курсларны Казанның 45 мәчетендә һәм Татарстанның 45 мөхтәсибәтендә үткәрәчәкләр. Укыту процессында Татарстан Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты Россия ислам институты белгечләре белән берлектә әзерләгән дәреслекләр файдаланылачак. Ректор фикеренчә, дәреслекләр совет методикасыннан аерыла, алар яңача форматта чыгарылган һәм кешедә татар теленә карата кызыксыну уята. Дәресләр  6 ай дәвамында атнага ике тапкыр алып барыла. Октябрьдә башланган курс 30 апрельдә төгәлләнергә тиеш.

Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, дәреслекләргә дә, мөгаллимнәргә дә кытлык юк. Мәктәпләрдә кыскартылуга эләккән укытучыларның кайберсе хезмәт юлын мәчетләрдә дәвам иттерә. Курсларда укучыларның байтагы яшьләр икән, балалар да бар. 3 нче чыгарылышта 1327 кеше укып чыккан. Шуларның 40 проценты – катнаш гаиләдә тәрбияләнүчеләр, 20 проценты – башка милләт вәкилләре, 40 проценты – татарлар.

Татар теле курслары укытыла башлагач, баштарак мәчетләргә тикшерү органнарыннан да вәкилләр килгән. «Юридик яктан бернинди закон бозу юк, курслар үткәрергә рөхсәт бирелде», – ди ректор.

Курслар узачак мәчет бүлмәләре барлык укыту кирәк-яраклары белән җиһазланган. Дәресләр үткәргәндә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу өчен санитар-эпидемиологик таләпләр үтәләчәк дип ышандыралар. Укучылар медицина битлекләреннән килә һәм мәчеткә кергәндә антисептик куллана. Узган елгы курсларның азагы чикләүләр чорына туры килгән һәм укуны дистанцион тәмамлаганнар. Мәчетләргә тел өйрәнергә җыелучыларның киенү рәвешенә аерым таләпләр юк. Тик курслар башланганда кыска итәктән, яланбаш килүчеләрнең киенү рәвеше дә, үз-үзен тотышы да бер-ике ай эчендә үк нык үзгәрә диләр.

Фәния Арсланова 


Фикер өстәү