Фәрит Мөхәммәтшин Россия парламентаризмы көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның

Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлавы

 Хөрмәтле коллегалар – барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле хакимият органнары депутатлары! Кадерле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Россия парламентаризмы көне белән котлыйм.

2023 елда илебезнең хәзерге парламент системасы юбилеен билгеләп үтә. Моннан өч дистә ел элек, 1993 елның 12 декабрендә, беренче мәртәбә ике палаталы парламент – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе сайланды. Шушы еллар дәвамында законнар чыгару эшендә һәм парламент эшчәнлегендә гаять бай тәҗрибә тупланды, заманча дәүләти-сәяси системасының хокукый нигезе булдырылды, ил яшәешенең бөтен өлкәләренә – граждан хокукына, мәгарифкә, сәламәтлек саклауга, экологиягә, төбәк, торак, гаилә һәм яшьләр сәясәтенә кагылышлы һәм көн кадагындагы мәсьәләләргә җавап бирергә тиешле йөзләрчә законнар эшләнде. Илебез мәнфәгатьләрен дөньякүләм дәрәҗәдә яклауда һәм парламентара хезмәттәшлектә Россия закон чыгаручыларының абруе артты. 2020 елда парламент, халкыбыз тарафыннан хупланганнан соң, Россия Конституциясенә төзәтмәләрне раслады, алар дәүләт суверенитетын сизелерлек ныгытты, закон чыгару хакимият органнары, регионнар һәм муниципалитетларның заман таләпләренә туры килә торган хокукый базаны булдыру эшендә җаваплылыгын арттырды.

Бүгенге тормыш, нинди партиядән булуга һәм сәяси фикерләү төрлелегенә карамастан, барлык дәрәҗәдәге (федераль, республика, муниципаль) депутатлардан иҗтимагый процессларда даими һәм актив катнашуны, шәхси җаваплылыкны һәм эшкә конструктив карашны таләп итә. Көн тәртибендә – илебез һәм аның халкы мәнфәгатьләрендә комплекслы системалы закон чыгару эшчәнлеге; һәр закон чыгару инициативасын тирәнтен анализлау һәм, иң беренче чиратта Төп законны үтәү һәм гражданнарның конституциячел хокукларын тәэмин итү өлешендә, аны гамәлгә ашыру, ихтимал булган зыяннарны бетерү механизмын һәрьяклап эшләү. Һәр халык вәкиленең бурычы – үзенең бөтен эше белән аңа күрсәтелгән ышанычны аклау, чөнки безнең эшчәнлеккә бәяне сайлаучы, илебезнең күпмилләтле халкы бирә. Шуңа күрә дә һәрвакыт «тормыш дулкынында» булу, җәмәгать фикеренә таяну, кешеләрнең кәефен сизү һәм аларның таләпләрен тыңлау, турыдан-туры гражданнарның наказлары һәм мөрәҗәгатьләре белән эшләү бик тә мөһим.

Хөрмәтле татарстанлылар! Шушы истәлекле көндә Сезгә тынычлык һәм иминлек, нык сәламәтлек һәм Татарстан Республикасы, көчле Россия Федерациясе бөеклеге хакына уңышлар телим! Ышанам ки, без бөтен куелган максатларга ирешәчәкбез!


Фикер өстәү