Бүген Татарстанда томанлы булачак һәм көчле җил көтелә

Бүген Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Төнлә һәм иртән томан төшүе фаразлана, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте.

Шулай ук синоптиклар көчле җил булырга мөмкин дип фаразлый, көчәйгәндә, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, ә Казанда 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +7..+12 градус була, көндез +19..+24 градуска кадәр җылытачак.

 


Фикер өстәү