Тапшырылмаган хисап: ришвәтченең эзенә төшәр өчен кулларына көрәк алырга туры килгән

Чит илдән сатып алынган кыйммәтле кәгазьләр, «истән чыккан» җир кишәрлеге, керемнәрне киметеп күрсәтү, ялгыш кына капка төбенә алып кайтып бушатылган бер «КамАЗ» машинасы вак таш… Белгечләр республикада иң еш күзәтелгән ришвәтчелек очраклары дип шуларны атый. Ришвәтчеләрнең эзенә төшәр өчен аларга хәтта кулларына көрәк тә алырга туры килгән.

Татарстан Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов сүзләренә караганда, узган ел башыннан быелның беренче квартал азагына кадәр республикада ришвәтчелеккә каршы 397 тикшерү уздырылган, 390 түрә җаваплылыкка тартылган. «Узган ел мондый тикшерүләрнең 96 проценты җаваплылыкка тарту белән тәмамлана иде. Быел бу күрсәткеч 98 процентка җитте», – ди ул.

Салават Рәхимов сүзләренә караганда, ел башыннан бирле белгечләр республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәттәгеләр арасында 19 тикшерү оештырган. Нәтиҗәдә биш кеше җаваплылыкка тартылган. Өчесе – дәүләт хакимияте органнарында җитәкче вазыйфасын башкара, икесе – авыл җирлеге башлыгы.

Салават Рәхимов беренче өч очракка аерым тукталасы итте. Кырын эштә тотылган җитәкчеләрнең берсе укытучы буларак алган өстәмә табышын яшергән, тормыш иптәшенең керемнәрен дә киметеп күрсәткән. Икенчесе исә керемнәре турындагы белешмәдә узган елны сатып алган җир кишәрлеген күрсәтергә оныткан. Өченчесе исә барысын да уздырган. Хатынының 25 чит илдә, шул исәптән АКШ, Нидерланд һәм Кайман утрауларында урнашкан оешмалардан кыйммәтле кәгазь сатып алуын ачыклаганнар. Түрә үзе: «Мондый кәгазьләр тотарга ярамаганлыгын белмәдем», – дип акланган.

«Без чыгымнарны аерым тикшерәбез. Узган ел шундый 30 тикшерү уздырдык. Аның барышында күпләрнең чыгымнары турында тулы булмаган яки ялган мәгълүмат күрсәтүе ачыкланды. Бу очракта кеше дисциплинар яки башка төр җаваплылыкка тартыла. Алар ышаныч югалту сәбәпле эштән үк куылырга мөмкин», – дип сөйләде Салават Рәхимов.

Андыйларны махсус федераль исемлеккә дә кертәләр. Хәзерге вакытта анда ил күләмендә 3 меңнән артык кеше кертелгән. Шуларның 19ы – Татарстаннан. «Анда эләккәч, дәүләт муниципаль хезмәтенә юл ябыла. Әлеге реестрда алар биш ел исәптә тора», – дип ачыклык кертте Салават Рәхимов.

Ришвәтчеләрнең эзенә төшәр өчен белгечләргә хәтта кулларына көрәк тә алырга туры килгән. Бу хәл Буа районында булган.

– Дәүләт килешүе нигезендә әлеге райондагы бер авыл җирлеге башлыгы юл эшен күзәтеп торырга тиеш булган. Ул югалып калмаган, оешма җитәкчесенә берочтан үзенең капка төбенә дә асфальт салып бирергә кушкан. Шул рәвешле вак ташны капка төбенә алып кайтып аударганнар. Без тикшерү белән килгәндә урамда кыш иде. Иренмәдек, кулга көрәк, лом тотып, капка төбендәге карны көрәдек, аның астындагы ташы тикшердек, – дип сөйләде ул.

Авыл җирлеге башлыгы исә гаебен өлешчә генә таныган. Ә тикшерү барышында аның биш төрле банктагы исәп-хисап счетларын күрсәтмәве дә ачыкланган.

Салават Рәхимов сүзләренә караганда, охшаш җинаятьләрнең күбесе Биектау, Кайбыч һәм Чирмешән районнарында теркәлгән. Җитәкче бу урында шундук искәртеп тә куйды: бу – иң күп ришвәтчеләр биредә яши дигән сүз түгел, ә шушы районнарда ришвәтчелеккә каршы көрәшнең тулы куәткә алып барылу нәтиҗәсе. Белгечләр Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән Мәдәният министрлыгында узган тикшеренүләр вакытында да керемнәрне күрсәткән документларда күпсанлы кимчелекләр тапкан.

Салават Рәхимов ришвәтчелек белән очрашкан яки мәгълүматы булган кешеләргә идарәгә хәбәр салырга киңәш итте. Һәр мөрәҗәгать, хәтта юллаучының исеме күрсәтелмәгән хәбәрләр дә җентекләп тикшерелә, дип ышандыра ул.

– Бер авыл җирлеге башлыгы уңга-сулга җирләр өләшеп яткан. Безгә шул хакта аноним хәбәр килеп иреште. Хатта хәтта җир участокларының кадастр номерларына кадәр күрсәтелгән иде. Барысы 10 җир участогы. Ни гаҗәп: тикшерә торгач, хатта язылганнарның дөреслеккә туры килүе ачыкланды. Шуңа күрә ришвәтчелеккә бәйле соравы, хәбәре булган кеше курыкмыйча безгә мөрәҗәгать итә ала, – ди Салават Рәхимов.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү