Татарстан Республикасы һәм «НОВАТЭК» ААҖ арасында хезмәттәшлек ниятләре турында килешү имзаланды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «НОВАТЭК» ААҖ идарәсе рәисе Леонид Михельсон белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән «НОВАТЭК»ААҖ арасында хезмәттәшлек ниятләре турында килешү имзаланды. Документка ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «НОВАТЭК» ААҖ идарәсе рәисе Леонид Михельсон кул куйдылар.

Документ якларның Татарстан Республикасы территориясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү өчен уңай шартлар тудыру максатында социаль-икътисадый, кадрлар, фәнни-техник һәм инновацион потенциалны үстерү һәм Татарстан Республикасын энергетика белән тәэмин итүне яхшырту өлкәсендә хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру буенча ниятләрен күздә тота.


Фикер өстәү