Татарстан газ мотор ягулыгы базарын үстерү буенча Россия төбәкләре рейтингында җиңүче булды

Татарстан Республикасы «Ышанычлы ориентир» номинациясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре рейтингында җиңүчеләрнең берсе булды. Дипломны Татарстан вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченкога тапшырдылар.

Бүген Петербург халыкара газ форумы кысаларында рейтинг нәтиҗәләре игълан ителде. Форум эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Бүген Татарстан Россиядә газ-мотор ягулыгын үстерү буенча алдынгы позициядә тора. Узган 10 елда республикада компрессияләнгән табигый газ сату күләме 16 тапкырга арткан. Автомобильләргә газ салу компрессор станцияләре (АГНКС) саны 4,5 тапкыр һәм газ-мотор техникасы саны 26 тапкыр диярлек арткан. Татарстанда барлыгы 45 АГНКС эшли. Төбәктә транспорт комплексында газ-мотор ягулыгы сыйфатында метан кертү өчен барлык шартлар да тудырылган.

2023 ел нәтиҗәләре буенча тагын ким дигәндә 2000 транспорт берәмлеге компрессив табигый газ куллануга күчерелер дип көтелә. Моннан тыш, ким дигәндә 500 берәмлек газ-моторлы төрле техника, шул исәптән Татарстан Республикасының стимуллаштыручы программалары һәм «Газпром газ-мотор ягулыгы»ҖЧҖ кысаларында сатып алыначак. Хәзерге вакытта Татарстанда 13,5 меңнән артык газ-моторлы транспорт чарасы файдаланыла.


Фикер өстәү