Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә Татарстанда яшәүчеләрнең күпме акчаны янга калдыруын исәпләп чыгарганнар

Дәүләт хезмәтләре порталының Татарстанда яшәүчеләргә бер ел эчендә күпме вакытны һәм күпме акчаны янга калдырырга ярдәм иткәнен исәпләп чыгарганнар.

Дәүләт хезмәтләре электрон платформасы Татарстанда яшәүчеләргә бер ел эчендә 38 миллион сәгать вакытны һәм 9 миллиард сумнан артыграк акчаны янга калдыру мөмкинлеге биргән. Бу хакта “Татар-информ” республика дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры беренче урынбасары Илья Начвин сүзләренә таянып яза.
Министрлыкта моны исәпләп чыгару өчен бер кешенең дәүләт органнарына шәхсән үзе мөрәҗәгать тапшыруы өчен исраф итәргә мөмкин булган вакытны алганнар. Шуннан соң янга калган вакытны Татарстан буенча уртача хезмәт хакына тапкырлаганнар.


Фикер өстәү