30 декабрь  тарихта ниләр белән истә калды?

Балалар китапханәсе

51 ел элек (1969) Мәскәүдә Россия дәүләт балалар китапханәсе ачыла.  Бүген ул – дөньядагы иң зур китапханәләрнең берсе.  Анда 500 меңнән артык  китап, журнал, газета, нота басмалары, кино һәм фотоматериаллар саклана.  Балалар һәм яшүсмерләр өчен 30 дан артык түгәрәк һәм студия эшли.

СССР

98 ел элек (1922) СССР төзелә. Бу көнне  РСФСР, Украина, Белоруссия, шулай ук  Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Грузия республикалары кергән  Кавказ арты федерациясе вәкилләре катнашындагы  Советларның  I  Бөтенсоюз корылтаенда    СССР  һәм Союз Килешүе төзелү  турындагы Декларациягә кул куела.   1924 елның гыйнварында  СССР ның беренче Конституциясе кабул ителә.

1956 елдан алып 1991 елга кадәр СССР составына 15 союздаш республика керә: РСФСР, Украина, Белоруссия, Үзбәкстан, Казахстан, Грузия, Әзәрбайҗан, Литва, Молдавия, Латвия, Кыргызстан, Таҗикстан, Әрмәнстан, Төрекмәнстан, Эстония.

1991 елның 8 декабрендә СССР рәсми төстә  яшәвеннән туктый.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү