Әйләнечтән тизрәк: «ВТ» хәбәрчесе Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы төзелешен күреп кайтты

Киләсе елда Казан белән Түбән Кама арасы бер сәгатькә якынаячак. Уйдырма түгел бу. Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы төзелеп беткәч, әйләнгечтән юл турырак та, тизрәк тә булачак, ди белгечләр. Әлеге эш кысасында Чулман елгасы аша гына да 23 миллиард сумлык күпер салалар әнә. Аның аша машиналар киләсе ел ахырында ук хәрәкәт итә башлаячак дип фаразлана. М12 югары тизлекле трассасыннан соң, Татарстандагы иң зур һәм иң әһәмиятле юл төзелешеннән безнең репортаж. 

Су уртасындагы «генерал»

«Кран астында йөрмәскә, елга ярына якын килмәскә, баштагы касканы салмаска…» Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы төзелешен үз күзләре белән күрергә дип килгән журналистларга автобустан төшүгә үк куркынычсызлык «дәрес»е укыттылар. Төзелеш мәйданында саклык чараларын бик төгәл үтиләр. Юлчымы син, журналистмы – һәркемнең өстендә төзүчеләрнең ерактан ук «кычкырып» торучы сары жилеты, башта каска булырга тиеш. Әллә ияләшмәгәнгәме, бер-ике сәгатьтән баш өстендә таҗ кебек утырып торган касканы салып атасы килә башлады. Көне буе шулай йөргән төзүчеләрнең башы ничек чыдыйдыр.

Казан – Екатеринбург югары тизлекле трассасы кысасында Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы төзелеше өчкә бүленгән. Аның беренче өлешендә Чулман елгасы аша озынлыгы 1,3 чакрым (шуның 800 метры су өстеннән узачак. – Ред.) тәшкил иткән күпер салалар. Биредә техник хәрәкәт киләсе ел ахырында ук ачылачак. Алга китеп булса да әйтик, әйләнгеч юл төзелеше барышында барлыгы 10 күпер, 11 юлүткәргеч, 5 транспорт-юл чишелеше һәм шулкадәр үк юл киселеше төзеячәкләр. Чулман аша күпернең бәясе – 23 миллиард сум. Аның аша тәүлегенә 25 меңгә кадәр машина уза алачак дип көтелә. Әлегә исә төзелеш мәйданында эш «кайный».

– Эш алдан фаразланганнан тизрәк тә бара, – дип сөйләде төзелеш өчен җаваплы «Федераль юл агентлыгының Идел – Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» оешмасы җитәкчесе урынбасары Тимур Хафизов. – Күпер барлыгы 22 баганадан торачак. Шул исәптән 7 терәк суга утыртылачак. Коры җирдәге баганалар әзер диярлек инде. Бүген елга уртасындагы җиде багананың алтысында эш алып барыла. Әлегә күпергә исем уйлап тапмадык.

Чулман күпере төзелешендә 400гә якын кеше, 60лап техника эшли. Шунысын да әйтергә кирәк: аларның күбесе – Кырым күперен салуда катнашучылар. Су уртасында күпер баганалары ничек «үсеп» чыга икәнен дә күрсәттеләр. Шаккатудан баш кашырсың, билләһи. Елга төбен тикшергәннән соң, тиешле урынга субай кагалар, аннары исә бу мәйданны тимер баганалар белән колачлап алып, судан корыталар һәм әзер фундаментта багана күтәрәләр. Төзүчеләр үзләре суга утыртыла торган терәкләрне «генераллар» дип атый икән. Алар чыннан да коры җирдәге конструкцияләрдән зурлыгы ягыннан шактый аерыла. Күз алдына китерегез: елгадан «үсеп» чыккан багананың суга тиеп торган нигезе, ә ул аның иң саллы өлеше, 29га 7 метрны тәшкил итә. Шундый бер багана күтәрү өчен генә дә төзүчеләр аның тирә-юненә 30дан артык бораулы субай утырта.

11 мең тонна тимер

«Юллар һәм күперләр» АҖ филиалының проект җитәкчесе урынбасары Марс Юлтыев сүзләренә караганда, яңа төзелүче күпернең төп үзенчәлеге дә суга утыртылучы баганаларга бәйле. Эш шунда ки, күпернең бер як яры тигез җиргә (Түбән Кама районының Корабельная урманы), ә икенче ягы – биек тау битенә (Алабуга районы) туры килә. Шуңа күрә төзелеш барышында баганалар гына түгел, юл үзе дә югарыга таба «үсеп» бара. Елганың бер ярындагы баганаларның озынлыгы 8 метр булса, каршы якта алар биш тапкыр диярлек озынрак булачак. Өстәвенә елга агымында эшлисе. Сүз уңаеннан, бу урында Чулманның тирәнлеге 22 метрга кадәр җитә.

– Кагыйдәләр нигезендә мондый күперләрне салу вакыты өч ел ярым тәшкил итә (Чулман елгасында эшкә узган елның сентябрь азагында керешкәннәр. – Ред.). Без төзелешне мөмкин кадәр тизләтергә тырышабыз, – ди Тимур Хафизов. – Эштә бары тик үзебездә җитештерелүче материаллар гына кулланыла. Мәсәлән, тимер конструкцияләрне Белгородтан алып кайтабыз, ком һәм бетон – Түбән Каманыкы.

Чулман күпере төзелешенең яңалыклары да бар. Мәсәлән, эшне тизләтү өчен биредә бер үк вакытта ике субай кагу технологиясен кулланалар.

– Якын арада төзелеш мәйданына йөзмәле бетон заводы да киләчәк. Моңарчы мондый алымны кулланган юк иде әле. Болай эшләгәндә ярдан бетон катнашмасы ташыйсы булмаячак, димәк, вакыт та янда калачак, – дип аңлатты Марс Юлтыев.

Йөзеп йөри торган завод нинди була соң ул, дип төпченә башлагач, серне чиштеләр. Баксаң, әзер баржага бетон җитештерү өчен тиешле җиһазлар урнаштыралар икән. Менә сиңа – завод!

Быел Татарстанда юл эшләренә, зур проектларны тормышка ашыруны да исәпкә алып, 250 миллиард сум акча тотачаклар. Чагыштыру өчен, былтыр әлеге сан 209 миллиард сум тәшкил иткән.

Баганалар утырту белән беррәттән, биредә күпер торыкларын төзүгә дә керешкәннәр инде. Монысы ни тагын дип аптырамагыз. Бу – күпер терәкләрен тоташтыручы тимер аралыклар, булачак юл, кыскасы. Аны балаларның «Лего» уены кебек, аерым кисәкләрдән җыялар.

– Күпер төзү өчен 11 мең тоннага якын металл конструкция кирәк булачак, – ди Тимур Хафизов. – Бүген шуның 600 тоннага якыны кайтты инде. Күпер торыклары өлешләп җыела. Төзүчеләр авырлыгы – 82 тонна, озынлыгы 12 метр тәшкил итүче тәүге аралыкны җыя башлады. Барлыгы шундый 130 блок кирәк булачак. Металл конструкцияләр Чулман күпере өчен махсус эшләнде.

Булачак юлның бер өлешен җирдә җыя башлыйлар да, аннары күпер өстендәге махсус мәйданчыкка күтәреп, эшне дәвам иттерәләр. Шуннан соң озынлыгы 15 метрга кадәр җиткән аралыкны күпернең бер ягыннан икенче ягына этәчәкләр. Бу эшкә август ахырында керешергә ниятлиләр. Әнә шулай итеп тоташ бер күпер барлыкка киләчәк.

Көтәсе күп калмады

Озынлыгы ягыннан икенче урында торучы күпер Аулаш елгасы аша төзелә. Биредә ярты эшне тәмамлаганнар. Башка күперләрдән аермалы буларак, монысының астыннан тимер юл да уза.

– Шуңа күрә биредә аеруча да сак булырга туры килә, – ди «Идел – Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе»нең Чаллыдагы юл хуҗалыгы баш белгече Юрий Крашенников. – Тимер юлга кадәр булган металл конструкцияләрне җыеп бетердек. Ә поездлар өстендә исә тимер юлчылар рөхсәт иткән вакытта гына эшләргә туры килә. Алар безгә дүрт-алты сәгать вакыт бирә. Торыкларны августта җыеп бетерәчәкбез.

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы

М7 трассасыннан барганда Алабуга районындагы Костенеевка авылы янәшәсендә борылып, Чулман күпере аша Түбән Кама районына чыга. Алга таба Зәй, Тукай районнары аша узып, Сосновый Бор бистәсенә җиткәнче кабат М7 трассасына тоташа. Әлеге юл Казан ягыннан Түбән Кама, Зәй, Тукай, Минзәлә, Актаныш һәм шул яктагы башка районнарга йөрүчеләрнең вакытын янга калдырачак.

Ел азагына кадәр әйләнгеч юлның 70 процентына таш түшәп бетерергә телиләр. Әлегә исә төзелешнең икенче өлешенә керүче юлларның 13 чакрымына асфальт җәелгән. Өченче өлешкә керүче юлларда бу күрсәткеч азрак, ә беренче өлештә таш юл, гомумән дә, юк әле.

– Яңа юлның калынлыгы 1 метр чамасы тәшкил итә, – дип сөйләде «Алексеевскдорстрой»ның икенче участок җитәкчесе Сергей Ещёв. – Асфальт-бетон заводында сәгатенә 240 тонна катнашма җитештерелә. Чималга кытлык юк. Безнең юллар, ул-бу була калса, хәрби очкычларга төшү һәм очып китү полосасы буларак та хезмәт итә алачак.

Юл тузансыз булмас

– Яңа юл ачылганны түземсезлек белән көтәбез, – ди егерме елга якын йөк ташу машинасын йөртүче Дамир Насыйбуллин. – Чаллы – Түбән Кама – «Алабуга» махсус икътисадый зонасы арасында еш йөрергә туры килә. Шәһәр эчендәге «бөке»ләрдән гарык мин. Башкача да булмый. Әйләнгечтән юл тизрәк тә, сыйфатлырак та булачак дип ышанам. Ничек кенә булмасын, яңа юл М7 трассасына тоташа бит. Димәк, зур юл да безгә якынаячак.

Алабуга районында М-7 трассасыннан борылып, Чулман күпере аша Түбән Кама ягына чыгучы юл Корабельная урманы аша да уза. Биредә агачларны кисеп, булачак юлны күтәрткәннәр инде. Хәтерләсәгез, былтыр тарихи имәннәрне юкка чыгаруга ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Юл салып кына эш бетмәвен төзүчеләр дә аңлый. Татарстанда федераль юллар төзелеше барышында киселгән урманнарны яңарта башлаганнар инде. Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы төзелеше кысасында май аенда гына да 150 меңнән артык төп нарат утыртканнар. Рәсми мәгълүматларга караганда, әйләнгеч юлны салу өчен урман фондына керүче 260 гектарга якын мәйдандагы җир кишәрлеген төзүчеләргә тапшыру күздә тотыла. Россия Урман Кодексы нигезендә, әлеге җирләрдән файдаланган өчен, компенсация рәвешендә 650 мең төп агач утыртырга туры киләчәк. Әнә шул юнәлештәге эш башланган да инде. Агач утыртуны киләсе елда төгәлләмәкчеләр. Шуннан соң да өч ел дәвамында үсентеләрнең тернәкләнеп китүен күзәтеп торырга ниятлиләр.

Илдар МИНҺАҖЕВ, «Федераль юл агентлыгының Идел – Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» җитәкчесе:

– Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы, төзелеп беткәннән соң, «Көнбатыш – Көнчыгыш» маршруты составына керәчәк. Әлеге глобаль проектны тормышка ашыру бәрабәренә Түбән Кама сәнәгатьчеләренә һәм шәһәр халкына илебезнең төп транспорт артерияләренә юл ачылачак. Шулай ук М7 «Волга» трассасының Чаллы шәһәре аша узучы өлеше бушаячак.

Эльвира Вәлиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 

 


Фикер өстәү