«Юл ул – тормышның дәвамы дигән сүз. Аның куркынычсызлыгы да бик мөһим»

Татарстанда 400гә якын күпер тузган. Узган елдан бирле әлеге төр корылмаларны «Куркынычсыз имин юллар» илкүләм проекты кысасында да төзекләндерәләр. Былтыр республикадагы 33 күперне рәткә китергәннәр инде. Быел исә тагын 44ендә юлчылар эшли. Аларның алтысы әзер. Яңа күперләрдән «ВТ» хәбәрчесе дә йөреп кайтты.

– Төзелеш барышын күзәтеп кенә тордык, чөнки безгә яңа күпер бик тә кирәк иде, – ди Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Хәмзә Идиятуллин. – Искесе шактый таушалган булуы – бер хәл, ул уйсулыкта урнашканлыктан, юлы да бик текә иде. Шуңа күрә бу урында элек-электән аварияләр күп булды. Яңа күпер исә бөтен куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә.

Төрләмә – Норлат – Борындык автомобиль юлындагы Булатка елгасы аша салынган әлеге күпер – «Куркынычсыз имин юллар» илкүләм проекты кысасында төзекләндерелгән корылмаларның берсе. Билгеле булганча, илкүләм проект Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан бирле тормышка ашырыла. Моңа кадәр, 2017–2018 елларда, илнең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда «Куркынычсыз һәм имин юллар» өстенлекле федераль проекты гамәлдә иде. Узган елдан башлап аның кысасында күперләрне дә рәткә китерәләр. Ничек кенә әле. Төзелеш барышында моңарчы тиңе булмаган технологияләр кулланыла. Йөз кат сөйләгәнче, бар кат күрүең яхшырак, ди. Яңа күперләрне журналистларга да күрсәттеләр.

– Кечкенә дә төш кенә, – ди Булатка елгасы аша салынган күпер турында биредәге төзелеш өчен җаваплы «Каздорстрой» оешмасының эшләрне башкаручысы Руслан Шәрәфетдинов. – Бу юл бик тә әһәмиятле. Ул М7 автомобиль трассасына алмаш булып тора. Чөнки биредән Кайбыч районының Борындык авылы аша Ульян юлы киселешеннән М7 трассасына чыгарга мөмкин. Зур юлда ул-бу булып, «бөке» җыелса, халык биредән йөри. Күпердәге куркынычсызлыкны арттыру максатыннан, аны элеккегесеннән биш метрга югарырак күтәрттек. Хәзер ул җир өстеннән тугыз метр биеклектә уза. Биек баганалар утыртмас өчен, күпер махсус коеп ясалган нигезгә утыртылды. Хәзер елга озын тоннель аша уза.

Яңа күпернең үзенчәлеге дә бар. Баксаң, язгы ташу вакытында яки яңгырдан соң юлдан аккан пычрак су туп-туры елгага коймый. Ул улаклар аша махсус коега эләгә. Биредә таш, ком һәм химик катнашмалардан чистартыла. Шуннан соң гына җыелган су елгага эләгә.

– Мондый технологияләр яңа күперләр төзелеше барышында гына кулланыла, – дип аңлатты Руслан Шәрәфетдинов.

Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров әйтүенчә, аларга сигез авыл һәм биредә яшәүче 3 меңнән артык кеше карый. Норлатта гына да 1,6 мең чамасы кеше яши. Бирегә күрше-тирә авыллардан балалар укырга йөри.

– Шуңа күрә юл ул – тормышның дәвамы дигән сүз. Аның куркынычсызлыгы да бик мөһим, – ди җирлек башлыгы.

Яшел Үзән районындагы Бәллүр елгасы аша да яңа күпер салганнар. Җиде меңнән артык кеше яшәүче Карамалы Тау бистәсен икегә бүлгән бу юлның әһәмияте көн кебек ачык.

– Иске күпер бик нык тузган иде. Җәй көне Бәллүр елгасы кибә. Ә язгы ташулар вакытында бигрәк тә куркыныч бу юл. Елга аша чыкканда, күпер генә җимерелмәсен дип, кот очып йөрдек. Яңасын бик тиз төзеделәр. Минем машинам юк. Кирәк җиргә велосипедта барам. Хәзер безгә җәяүле юлы да салдылар. Бәллүребез чын бәллүргә әйләнде, – ди авылда яшәүче Людмила Савельева.

«Каздорстрой» оешмасы прорабы Рамил Бикмуллин әйтүенчә, яңа күпер искесеннән күпкә чыдамлырак та әле.

– Мондый корылмалар төзегәндә, гадәттә әзер горизонталь терәкләр кулланыла. Биредә исә алар урында ук махсус коеп эшләнде. Биш урынына сигез терәк куйдык, – ди белгеч. – Күпер экологик таләпләргә җавап бирә. Куркынычсызлыкны арттыру өчен авыл эченнән узучы юлны турайттык та әле.

Яңа күперләрнең бәяләре дә билгеле. Бәллүр елгасы аша салынган корылма 45 миллион сумга төшсә, Булатка елгасы аша төзелгәне исә 83 миллион сум чамасы тәшкил иткән.

«Юллар да, күперләр дә төзекләндерелә»

Артем ЧУКИН, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары:

– Татарстанда транспорт инфраструктурасын үстерү юнәлешендә шактый эш башкарыла. Бүген М12 төзелеше, М7не реконструкцияләү кебек зур проектлар тормышка ашырыла. Алар белән беррәттән, төбәк дәрәҗәсендәге юллар да төзелә һәм төзекләндерелә. «Куркынычсыз имин юллар» илкүләм проекты кысасында гына да 2017 елдан бирле меңәрләгән чакрым юл яңартылды. Быел тагын 27 чакрым юл салу күздә тотыла. Узган елдан бирле илкүләм проект кысасында күперләр дә төзекләндерелә. Быел гына да бу максаттан 3 миллиард сумнан күбрәк акча тотылачак. Төбәк әһәмиятендәге зур күперләр, мәсәлән, Ютазы районындагы Димескәй елгасы аша озынлыгы 96 метрга җиткән корылмаларны рәткә китерү белән беррәттән, авыллар эчендәге кечкенә күперләр дә рәткә китереләчәк.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү