Марий Эл хакимияте Яльчикта давыл вакытында һәлак булганнарның гаиләләренә 1 миллион сум бирәчәк.
Бу хакта төбәк башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Зыян күрүчеләргә, алган җәрәхәтләренең авырлыгына карап, 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча түләнәчәк.