1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта. Моның өчен гариза тапшырырга кирәкми. Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада 250 меңнән артыграк кешенең пенсия күләме үсәчәк, дигән сүз.

Картлык яки инвалидлык буенча пенсиягә чыгып, «ак» хезмәт хакы алып (мондыйлар өчен  иминият кертемнәре түләнә) эшләүчеләргә кагыла бу.  Шулай ук туендыручысын югалту буенча пенсия күләме дә арта.

Фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин аңлатып үткәнчә, пенсиягә өстәмә хезмәт хакының күләменә бәйле. Эшләүче пенсионерларның хезмәт хакы да, аларга эш бирүче түли торган иминият кертеме дә төрлечә. Шуңа күрә өстәмә күләме һәркемгә дә бер үк төрле түгел. Иң зур күләме 372,31 сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш 1 августтан пенсия тупланмасы да арта. Монысы эшләүгә генә түгел, бәлки идарәче компанияләрнең акчаны инвестицияләвенә дә бәйле. Тупланма күләме 10 процентка үсәчәк.


Фикер өстәү