Татарстанда 57 меңнән артыграк бала 1сыйныфка барачак

Быел Татарстанда 57 меңнән артыграк бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керергә җыена. Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, 1 сентябрьдән республикада барлыгы 511 меңнән күбрәк укучы парта арасына утырачак. Узган елда исә республика мәктәпләрендә балалар саны 486 мең 615 булган.

Министрлыкның Гомуми мәгариф идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева әйтүенчә, Татарстанда соңгы 5 ел эчендә беренче сыйныфка баручы балалар 7 меңгә арткан. Укучылар саны ишәю сәбәпле, яңа уку йортларын төзү дәвам итә. Әле күптән түгел генә Казанның «Салават Күпере» торак комплексында яңа мәктәп төзеләчәк. Ул тагын 1,5 мең баланы үзенә сыендырачак. Бу максатка республика бюджетыннан 934 миллион 521 мең сум акча бирелә.


Фикер өстәү