Красноярски өлкәсендә ике кешенең гидросамолет һәлакәтендә гомере өзелгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Фаҗига җирле вакыт буенча 11:18 сәгатьтә (07:18 мск) Дудинка шәһәре районында була.
«Бүген 11:18 сәгатьтә гидропланның Дудинка елгасы ярына төшүе турында хәбәр килде. Нәтиҗәдә ике кеше һәлак булды», – диелә идарә телеграм каналындагы хәбәрдә.