Тормыш юлы. Мәскәү – Казан трассасы ачылды

Ил тарихында иң куәтле, иң тиз йөрешле һәм иң заманча юл. М12 автомобиль трассасы төзелеше турында бу. Мәскәү – Казан юлын кулланышка тапшыру тантанасында Россия Президенты Владимир Путин юлчыларга рәхмәт әйтте. Ә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны беренчеләрдән булып сынап карады.

Тарихи вакыйга

М12 «Көнчыгыш» автомобиль юлының Мәскәүдән Казанга кадәр өлеше кулланышка тапшырылды. Юл салучыларны әлеге вакыйга белән видеоэлемтә аша Россия Президенты Владимир Путин котлады. Тантаналы чарада Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, илнең автомобиль юлы уза торган төбәк башлыклары, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Россия транспорт министры Виталий Савельевһәм башка рәсми затлар (кайберләре видеоэлемтә буенча)катнашты.

Илбашы әйтүенчә, яңа юлдан Мәскәүдән Казанга кадәрараны (ә ул 800 чакрым чамасы) 6,5 сәгатьтә узарга мөмкин булачак.

Бу икеләтә тизрәк һәм куркынычсызрак дигән сүз. М12 аша гомуми йөк ташу күрсәткече артачак, ул эчке туризмны үстерү өчен дә яхшы этәргеч булып тора.Автомобиль трассасы төбәкләрнең инвестицион мөмкинлекләрен арттырачак. Һәрвакыт шулай бит ул, юл төзелгәч, анда тормыш кайный башлый, – диде Президент.

Владимир Путин әлеге әһәмиятле юлны төзүдә катнашучыларга рәхмәт тә әйтте.

Гаять зур хезмәтегез, эшне бик кызу тотуыгыз һәм төзелешне графиктан алда төгәлләвегез өчен рәхмәт! Кыска гына вакыт эчендә – өч елда шундый зур һәм катлаулы проектның бездә беркайчан да тормышка ашырылганы юк иде әле, – диде ул. – Юл төзелеше проектын тормышка ашыруРоссия белгечләренең сыйфатлырак, тизрәк һәм күбрәк төзи алуына тагын бер дәлил.

Юл салуның ние бар дигәндәй, бу эшнең бик катлаулы булуын да искәртте Илбашы. «Аның ни икәнен бик яхшы беләбез. Җирләр бүлеп бирергә, башка техник мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Мондый юлны төбәк башлыкларының нәтиҗәле эшчәнлегеннән башка ачып та булмас иде», – диде Россия Президенты.

Яңа юлны беренчеләрдән булып Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сынап карады. М12 трассасының республика аша узучы өлешенең әзер булуын ил Президентына җиткергәнче үк, ул, Татарстанда җитештерелүче «Аурус» автомобиленә утырып, олы юлга чыккан. Рульдә барганда, Рөстәм Миңнеханов юлныңсыйфатын бәяләгән, М12 инфраструктурасын: ягулык салу станцияләрен, туклану пунктларын тикшерү өчен, берничә урында тукталыш ясаган. Ә юлның ачылыш тантанасына«КамАЗ»га утырып килде ул.

– Автомобиль трассасының республикага туры килгән җиденче һәм сигезенче өлешләре – 142 чакрым юл, 67 ясалма корылма һәм озынлыгы 3362 метр тәшкил иткән күпер. Бу бик зур хезмәт. Биредә 5 мең кеше, 1400 данә техника эшләде. Яңа юлны үзем дә сынап карадым. Кичә рульдә Мәскәүгә кадәр бардым. Рәхмәттән ары сүз юк. Мондый юлны күргәнем юк иде әле. Бу – гомумән дә, икенче күзаллау. Барысы да уйланылган: машинага ягулык салырга да, тукланырга да урыннар бар, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин әйтүенчә, мондый хәлнең ил тарихында да булганы юк иде әле.

– Без зур күләмле проектны тормышка ашырдык, – диде ул. – Аны өч ел эчендә башкарып чыктык. Юл төзү идеясеннән аның документларын рәсми рәвештә теркәүгә кадәр өч ел узды. Дөнья күләмендә дә бу кадәр кыска вакыт аралыгында мондый зур проектларны тормышка ашыручылар сирәк.

Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, әлеге трасса аның тирә-юнендә яшәүче 50 миллионга якын кешегә кагылачак. «М12 автомобиль юлы аша Мәскәү белән Урал арасында товар әйләнеше, йөк ташу 50 миллион тоннага кадәр артачак дип көтелә. Санкция шартларында Уралга, Көнчыгышка чыгу аеруча мөһим», – диде вице-премьер.

Киләчәк юлы

М12 «Көнчыгыш» югары тизлекле трассасы илнең 5 төбәге – Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Татарстан һәм Чувашия республикалары аша, әТатарстанның Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша уза.

Трассаны алдан фаразлаганнан ярты елга тизрәк кулланышка тапшырдылар. Казан – Мәскәү юлын Екатеринбург, Чиләбе һәм Төмәнгә кадәр озайту турында да карар кабул ителде. Алга таба аны Иркутск һәм Владивостокка кадәр җиткерү, Казахстан, Монголия һәм Кытайга чыгу да күздә тотыла.  

Куркынычсызлык мөһим

«Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе урынбасары Виктория Эркенова әйтүенчә, югары тизлекле трассадагы иминлекне Юл хәрәкәте идарәсенең автоматлаштырылган системасы саклаячак.

– Бу – безнең юлның «күз»ләре, – диде ул. – Әлеге система хәвеф-хәтәр очракларын алдан ук кисәтә. Ягъни М12 трассасында урнаштырылган 700дән артык камера онлайн режимда машинаның артка таба хәрәкәт итүе, ярамаган урында туктап калуы, юлга кеше яки хайван килеп чыгу кебек гадәттән тыш хәлләрне күзәтеп бара. Автомобильләрнең тизлеген, юлны тәртиптә тотучы башка җайланмалар да бар.

Моннан тыш, 29 метеостанция һава торышын һәм юл өслеген тикшереп торачак. Идарә рәисе урынбасары сүзләренә караганда, бөтен мәгълүмат берләштерелә һәм гомуми вазгыять турындагы хәбәр машина йөртүчеләргә юлдагы махсус экраннар аша җиткерелә. Югары тизлекле юлда авария комиссарлары да кизү торачак. «Алар гадәттән тыш хәл урынына егерме минутта килеп җитә», – диде Виктория Эркенова.

Акча мәсьәләсе

Түләүле юлдан хәрәкәт иткән өчен акчаны дәүләт компаниясе сайты яки махсус кушымта аша түләргә мөмкин. Юлда бернинди шлагбаумнар да очрамаячак. Шуңа күрә тизлекне дә киметәсе юк. Автомобильнең дәүләт номеры махсус кушымтада теркәлгән очракта, юлдагы махсус рамкалар машинаны үзләре танып беләчәк һәм телефон хуҗасына хәбәр салачак. Шунысы да бар: акчаны биш тәүлек эчендә түләргә кирәк. Югыйсә штраф чәпәячәкләр.

– Түләүле юлдан йөрүчеләр арасында транспондердан файдаланучылар артканнан-арта, – диде «Автодор» дәүләт корпорациясенең сату-алулар секторы җитәкчесе Алексей Тимченко. – Бу – үзенә күрә юл билеты. Транспондер белән түләү отышлырак та әле. Чөнки 5тән 20 процентка кадәр ташлама каралган. Тәүге ташламаны алу өчен түләүле юлдан 50 чакрым узарга кирәк. Хәерле сәгатьтә!

М12 – саннарда

Юлның гомуми озынлыгы – 810 чакрым.

Рөхсәт ителгән тизлек – 110 км/сәгать.

Мәскәүдән Казанга беренче борылышка кадәр (Р241) юл бәясе җиңел машиналар өчен – 4481 сум.

Төзелеш барышында барлыгы 323 ясалма корылмасалганнар.

Биредә 85 меңгә кадәр яңа эш урыны булдырылган.

2030 елда әлеге юлдан 11300000 пассажир хәрәкәт итәчәк, дип көтелә.

Юлда 19 «ирекле агым» рамкасы урнаштырылган.

Олы юлның Татарстанга туры килә торган өлешендә хайваннар өчен 7 кичү: җир өстеннән – өч һәм җир астыннан дүрт юл бар.

Төзелеш барышында 370 меңнән артык археологик табылдык ачыкланган.

Юл төзелешенә инвестицияләрнең гомуми финанс нәтиҗәлелеге 1,8 триллион сум күләмендә бәяләнә.


Фикер өстәү