Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы совет утырышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча совет утырышында катнашты.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россия икътисады үзгәргән тышкы шартларга яраклашу чорыннан узган. Россия компанияләре ритмик эшне саклап калганнар, логистиканы ныгытканнарар, берничә чит ил материалларын, шул исәптән, ил аналогларына, Россия предприятиеләре продукциясенә алмаштырганнар.

«Агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында эшкәртү сәнәгате 7,4 процентка арткан, ә өч квартал өчен инвестицияләр 10 процентка арткан, ягъни үсеш перспективасы биргән. Бу гомумән икътисад буенча. Ә эшкәртү сәнәгатендә капиталь инвестицияләр керүе тагын да югарырак: гыйнвар – сентябрь айларында – 12,2%, өченче кварталда гомумән 35%», — дип белдерде Дәүләт Башлыгы.

Президент билгеләгәнчә, быелгы йомгаклар буенча өстенлекле сәнәгать продукциясе чыгару проектларына кимендә ике триллион сум җәлеп итәргә кирәк. «Бүген Россиядә заманча җитештерләр ачу һәм гамәлдәге предприятиеләрне модернизацияләү, яңа предприятиеләр булдыру өчен уникаль базар мөмкинлекләре барлыкка килде – һәм моны аерым билгеләп үтәсем килә – яхшы түләнә торган эш урыннары. Безнең икътисад квалификацияле кадрлар һәм яхшы, югары хезмәт хакы икътисады булырга тиеш. Нәкъ менә монда гражданнарның керемнәрен арттыру, ярлылык проблемаларын җиңүгә ачкыч», — дип ассызыклады Владимир Путин.

Ул билгеләп үткәнчә, икътисадны үстерү буенча барлык карарлар һәм гамәлләр төп максат – халыкны саклау, Россия гаиләләренең иминлеген арттыру һәм кешеләрнең сәламәтлеген саклау белән берләштерелгән. «Быелның 10 ае йомгаклары буенча Россиядә гомер озынлыгы пандемиягә кадәрге дәрәҗәдән артып китте. Үлем очраклары кими, шул исәптән сабыйлар арасында да. Ул хәзер тарихи минимумда. Быел без мохтаҗ гражданнарга, балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм системасын төзедек», – дип өстәде Дәүләт Башлыгы.


Фикер өстәү