Казанда М-12 «Көнчыгыш» юлы ачылу уңаеннан концерт узды

«Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә М-12 «Көнчыгыш» Мәскәү – Казан тиз йөрешле автомобиль юлы ачылуга багышланган тантаналы концерт узды. Чарада катнашучыларны бу вакыйга белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, «Автодор» дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин М-12 автоюлын ачуны «ил халкы өчен зур вакыйга» дип атады. Ул ассызыклаганча, бу — дәүләтебезнең яңа тарихында транспорт төзелешендә иң әһәмиятле вакыйга. «Өч ел эчендә беренче тапкыр без бик катлаулы трасса төзедек, болар барысы да кыска вакыт эчендә – җайга салынган эш нәтиҗәсендә эшләнде», – диде Марат Хөснуллин. Ул ил Президенты Владимир Путинга рәхмәт сүзләрен җиткерде, чөнки нәкъ менә ул өч ел элек трасса төзү турында карар кабул иткән иде.

«Бүген зур бәйрәм, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп. – Барыбызны да 2023 елның иң истәлекле вакыйгасы-М-12 «Көнчыгыш» тиз йөрешле автоюлы ачылу белән котлыйсым килә. Бу проект өчен без Президент Владимир Путинга, ил Хөкүмәтенә, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинга, «Автодор» дәүләт корпорациясенә рәхмәтлебез. Һәм, әлбәттә, юл салучыларга, проектлаучыларга, эшчеләргә, шоферларга – илебезнең иң зур инфраструктура проектларының берсенә үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәт».

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстан территориясе буенча 142 км автомобиль юлы участогы үтә. «Күпер аша барасың, аның очы да, кырые да юк. Бу искиткеч! Күпер төзүчеләргә аерым рәхмәт сүзләре!, – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Автодор» дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко «бу өч ел зур хезмәт җиңүләре белән бәйле булды» дип искәртте һәм М-12 тиз йөрешле автомобиль юлы ачылуы белән котлады.


Фикер өстәү