Путин М12 «Көнчыгыш» юлының Мәскәү белән Казан арасындагы өлешен ачык дип игълан итте

Бүген М12 «Көнчыгыш» автомобиль юлы Мәскәүдән Казанга кадәр кулланышка тапшырылды. Юл салучыларны әлеге вакыйга белән видеоэлемтә аша Россия Президенты Владимир Путин котлады.

Тантаналы чарада, шул исәптән видеоэлемтә аша да, Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, автомобиль юлы узучы ил төбәкләре башлыклары, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Россия транспорт министры Виталий Савельев, «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко һәм башка рәсми затлар катнашты.

М12 “Көнчыгыш” югары тизлекле трассасы илнең 5 төбәге – Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Татарстан һәм Чувашстан республикалары аша уза. Яңа юлның 142 чакрымы республикага туры килә. М12 – ил тарихында иң куәтле, иң тиз һәм иң заманча технологияләр ярдәмендә төзелгән юл. Әлеге трассаны өч елдан да кимрәк вакыт эчендә тулысынча кулланышка тапшырдылар. Эшне алдан фаразлаганнан ярты елга тизрәк башкарып чыктылар.


Фикер өстәү