Владимир Путинның сүзләреннән соң Казан – Мәскәү юлында йөрүнең бәясен әйттеләр

“Автодор” вәкилләре М12 трассасы аша Казаннан Мәскәүгә барып җитү өчен күпме түләргә кирәк булуын әйтте. Түләүле юлдан бару 4481 сумга төшәчәк.

Билгеле булганча, 14 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путинга “туры элемтә” барышында М12 югары тизлекле юлыннан йөрү бәясе артык кыйммәт булудан зарландылар. Әйтүләренчә, яңа юлның бер чакрымы уртача 7 сум тора, Мәскәү – Казан арасы исә якынча 6 мең сумга төшәчәк. “Миндә булган мәгълүматларга караганда, ике шәһәр арасы 4–4,5 мең сум торырга тиеш. Минем 6 мең сум турында ишеткәнем юк. Бәлки, юлның һәр өлешендә дә бәяләр берүк түгелдер. Моны тикшерәчәкмен. Әлеге мәсьәләдә коры арифметика белән генә исәп-хисап ясарга ярамый дип саныйм”, – диде Владимир Путин.

“Автодор” дәүләт корпорациясенең идарә рәисе урынбасары Константин Макиев сүзләренә караганда, Мәскәүдән Казанга беренче борылышка кадәрге араны узу (Р241 Казан – Буа – Ульяновск автомобиль трассасына борылып төшү чаты – ред.), җиңел машина йөртүчеләргә 4481 сумга төшәчәк. “Түләүле юлдан еш йөрүчеләр гадәттә исәп-хисап ясау өчен махсус җайланма – транспондердан файдалана. Аның буенча өстәмә ташлама да каралган. Мәскәүдән Казанга беренче борылышка кадәр юл бәясен чагыштырсак, ташламалы юл хакы 3800 сум торачак”, – дигән Константин Макиев.


Фикер өстәү