Казанда 18 яшьлек йөртүче бәрдергән ике кешенең берсе хастаханәдә җан биргән

Кичә башкаланың Сибгат Хәким һәм Фатыйх Әмирхан урамнарын киселешендә каршеринг машинасы бәрдергән 18 яшьлек егет хастаханәдә җан биргән.

Казан Автоинспекциясе хәбәренә караганда, кич кич 18 яшьлек йөртүче каршеринг буенча арендага алган Wolksvagen Polo машинасы белән светофорның кызыл утына туктамый һәм җәяү барган ике кешене бәрдереп китә. Зыян күргән ике егетне хастаханәгә алып китәләр. Аларның 18 яшьлеге реанимация бүлегендә җан бирә.
Гаепле йөртүче “права”сын әле ноябрь аенда гына алган булган.


Фикер өстәү