«Мәскәү-Казан» М12 трассасы буенча йөрү җиңел автомобильләр йөртүчеләргә, ташламаларны исәпкә алмаганда, якынча 3 мең сумга төшәчәк, дип хәбәр итте журналистларга «Автодор» дәүләт корпорациясенең операторлык эшчәнлеге һәм кулланучылар сервисларын үстерү идарәсе рәисе урынбасары Константин Макиев Казанда узучы «Юл-2022″күргәзмә — форумында.
«Транспондер буенча ташлама булмаса, юл бәясе 3 мең сум тирәсе булачак. Әмма тугрылык программасы кысаларында автомобиль юллары буйлап даими йөрүче кулланучылар өчен 15% ташлама булачак», – дип белдерде ул.
Макиев сүзләренчә, М-12 трассасы участокларында тарифлар төрлечә булачак. Әйтик, Мәскәү өлкәсендә Балашиханы әйләнеп узу юлында, 1 чакрым юлның бәясе 8 чакрымга кадәр җитәргә мөмкин.
«Мәскәү янындагы участокларга ихтыяҗ зур, кулланучының түләргә әзерлеге дә бар. Ә транзит участокларында уртача алганда, 3-4 сум булачак», – дип аңлатты ул.