«Казан-Экспо»да юл хәрәкәте иминлеге турында сөйләштеләр

Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Бу турыда Премьер-министры Алексей Песошин «Юл – 2022» X халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында узган түгәрәк өстәл утырышында әйтте.

Премьер-министр әйтүенчә, югары технологияләр һәм фән казанышлары, инновацияләр һәм инвестиция күрсәткечләренән бигрәк, иң мөһиме – аларның халыкың тормыш сыйфатында, шул исәптән иминлегенә ничек йогынты ясавы мөһим.

Алексей Песошин сүзләренчә, төп бурычларның берсе – юл-транспорт һәлакәтләре аркасында һәлак булучылар санын киметү буенча барлык кирәкле карарларны кабул итү. Соңгы 5 елда аварияләрдә һәлак булучылар саны, 2017 ел белән чагыштырганда, 26,5%ка кимегән. Әмма проблема әле дә көн кадагында кала бирә.


Фикер өстәү