Алексей Песошин: «Уртак бурычыбыз – юлларны сыйфатлырак һәм иминрәк итү»

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Юл 2022» X халыкара махсуслаштырылган күргәзмәне ачу тантанасында катнашты. «Казан Экспо»да оештырылган чарада 40ка якын юл техникасы җитештерүче җыелган, шул исәптән 30дан артыгы Россия вәкилләре.

Алексей Песошин Татарстан Хөкүмәте исеменнән «Юл 2022» X халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашучыларны сәламләде. «Республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә шундый әһәмиятле чара уздыру – безнең өчен зур дәрәҗә. Беренче чиратта оештыручыга – Федераль юл агентлыгына Татарстан Республикасын күргәзмә мәйданчыгы итеп сайлаулары өчен рәхмәт, – диде ул. – Безнең төп максат – кешенең тормыш сыйфатын күтәрү. Бу – яшәү һәм эшләү, сәламәтләндерү һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудыру. Автомобиль юллары һәм автомобиль транспорты булмаса, бүген заманча тормышны күз алдына китереп булмый. Автоюлларның сыйфатына һәм иминлегенә турыдан-туры дәүләтнең икътисад тармаклары үсеше бәйле. Сыйфатлы һәм имин юллар – икътисадый тотрыклылык нигезе».

Ул ассызыклаганча, юлларны проектлау, төзү һәм эксплуатацияләүгә дөрес караш юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә сизелерлек йогынты ясый. «Татарстанда елдан-ел транзит һәм эчке йөк агымнары арта бара. Бүген безнең алда түбәндәге стратегик бурычлар тора: гамәлдәге автомобиль челтәрен саклап калу, транспорт-эксплуатация торышын модернизацияләү, ремонт һәм карап тоту буенча эшләрнең тулы комплексын үткәрү хисабына арттыру, автомобиль юллары челтәрен камилләштерү һәм үстерү. «Европа-Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршруты составында «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» М-12 тиз йөрешле магистрале төзелеше, «Казан – Екатеринбург» халыкара маршруты составында Мәскәү – Владимир – Түбән Новгород – Казан – Уфа юлының Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узачак өлешен төзү», – дип искәртте Татарстан Премьер-министры.

Алексей Песошин ил Хөкүмәтенә транспорт инфраструктурасын үстерүгә тиңдәшсез ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Автомобиль юллары челтәрен үстермичә, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, халыкны арзан торак белән тәэмин итү өлкәсендә өстенлекле илкүләм проектларны тормышка ашыру мөмкин түгел. Безнең уртак бурычыбыз – юлларыбызның елдан-ел сыйфатлырак һәм иминрәк булуы», – диде ул.


Фикер өстәү