Мобилизацияләнгән ир-атларга йокы капчыгы тегүче Гөлнара Эркаева: “Без нинди күп һәм без нинди көчле”

Кем ничек булдыра ала, мобилизацияләнгән ир-атларга шулай ярдәм күрсәтә. Кемдер оекбашлар бәйли, кемдер акчалата ярдәм итә. Балтачта яшәүче тегүче Гөлнара Эркаева исә мобилизацияләнүчеләргә үз хисабына йокы капчыгын (спальный мешок) тегә башлаган.

– Баштагы ниятебез дус кызларым белән бергәләп солдатларга җылы эчке кием тегеп бирү иде. Тик безгә аларның җитәрлек булуын әйттеләр һәм йокы капчыгын (спальный мешок) тегүебезне сорадылар. Мин сәхнә күлмәкләре тегә торган ханым буларак, монда тәҗрибәм юк иде. Шуңа күрә үрнәген китереп бирделәр, – дип сөйләде ул.

Шуннан соң ул Казанга барып, тукыма сатып алып кайта.

– Балтач урта мәктәбенең директор урынбасары Руфия Закировадан булышырга ярдәм сорадым. Ул бик тиз оештырды. Укытучылар Илнара Җәләлиева, Гөлнар Хәйруллина, Лилия Фазуллина ярдәме белән кайбер эшләр эшләнде, – диде ул.

Эшли башлаган көннәрдә аларга кирәкле төстәге тукыма (плащевка) табу да авырлык тудыра. Җитмәсә, бәяләре дә кинәт кенә артып китә. Хәзер инде анысы да кайтып җиткән. Шөкер, бу эштә Гөлнара ханым ялгызы түгел. Ярдәмгә күршеләре, танышлары да ашкынып тора, ди ул.

– Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә. Тегүче булмасам да, мин дә бит турыга гына тегә алам, дип килә алар яныма. Балалар акчасы мөдире Гөлнара Әсхәтдинова, Роза Зарипова, күрше апаларым Әлфинур һәм Раилә апаларга рәхмәт. Заказларын сабыр гына көтеп торучыларга да рәхмәт. Алар хәлемә керде.

Солдатларга ярдәм йөзеннән районда әйберләр җыялар. Без нинди күп һәм без нинди көчле, дип йөрим. Илдән чыгып качучылар турында гына түгел, менә шундый мәрхәмәтле кешеләр барлыгын да күбрәк күрсәтергә кирәк. Бездә булдыра алганчы чын күңелдән булышучылар да бар. Хәтта 86 яшьлек апа да үзеннән аз гына булса да өлешен кертергә теләп, күчтәнәч белән килә андый пунктка, – диде Гөлнара Эркаева.
Әлеге вакытта йокы капчыгы тегү эше дәвам итә.

Ярдәм итәргә теләүчеләр 89179349134 телефоны белән Гөлнара ханымга мөрәҗәгать итә ала.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү