Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм мобилизацияләнүчеләр өчен кайнар элемтә ачылды

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин кушуы буенча, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен кайнар элемтә ачылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Тикшерү комитеты хезмәткәрләре профессиональ ярдәм күрсәтәчәк, килеп чыккан мәсьәләләр, шул исәптән медицина ярдәме һәм тиешле түләүләр, ташламалар турында консультацияләр бирәчәк.

Ведомствога күп каналлы 8-800-100-12-60 (тавыш менюсында 5 саны) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кайнар линия тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.


Фикер өстәү