Бер малай 12 яшьлек туганына пневматик коралдан аткан

Алтай өлкәсендә бер малай очраклы рәвештә 12 яшьлек туганының башына пневматик коралдан аткан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башлангыч фаразлар буенча, ике малай ишегалларында пневматик корал белән атып уйнаганнар. Балаларның берсе очраклы рәвештә 12 яшьлек туганына аткан. Малай башына зыян килеп, хастаханәгә салынган.

Әлеге хәлдән соң Россия Җинаять кодексының 118нче маддәсе (саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү) буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты хезмәткәрләре фаҗиганың  нечкәлекләрен ачыклый.


Фикер өстәү