Татарстанның Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясендә җәмәгать транспортын йөртүче кайбер шоферларның маршрут буенча хәрәкәт иткәндә кабинада тәмәке тартулары турында пассажирлардан даими рәвештә шикаятьләр килүе хакында сөйләделәр. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Мондый видеолар социаль челтәрләрдә дә чыга. Казан шәһәренең транспорт комитеты рәисе атна саен юл хәрәкәте иминлеге комиссияләрен оештыра, аның барышында шундый шикаятьләрне карыйлар һәм җәмәгать транспортын йөртүчеләрне җәзага тарталар.
Әлеге проблема актуаль булганлыктан, Казандагы бер автотранспорт предприятиесе тартуын ташлаган шоферларга акчалата премия түләргә карар кылган. Премияне ел нәтиҗәләре буенча тапшырачаклар.
ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков искәрткәнчә, барлык шоферлар һәм кондукторлар белән пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасы буенча шундый инструктажлар үткәрелә. Җәмәгать урынындагы кебек үк, автобуста да тәмәке тарту тыела.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat