Мобилизацияләнгән көрәшче Нәсим Габидуллин: “Чакыруны капка төбенә үк китерделәр”

Арча районының Иске Масра авылы батыры Нәсим Габидуллин хәзерге вакытта Казан читендәге танк полигонында хәрби өйрәнү уза. Көрәш буенча Россиянең спорт остасы өлешчә мобилизациягә эләгүе турында 24 сентябрь көнне белгән.

– Чакыру кәгазен капка төбенә үк китереп бирделәр. Дөресен генә әйткәндә, чакырасыларын белдем, моңа әзер идем. Якыннарым бик сөенмәде, әлбәттә, борчылдылар. Көн саен аралашып торам үзләре белән, – дип сөйләде безгә 23 яшьлек егет.

Нәсимне армиягә Арча педагогика көллиятен тәмамлауга, 19 яшендә алалар. Сүз уңаеннан, белгечлеге буенча ул – музыка укытучысы.

– Хәрби хезмәтне Саратовта, РХБЗ гаскәрләрендә уздым. Армиядән 2019 нчы елда кайттым. Кайткач та төзелештә эшләдем, – ди ул.

Нәсим Габидуллин яшьләр арасында Татарстан һәм Россия чемпионы булып танылган егет. Илкүләм ярышларда җиңү яулады. Үзе Казанда эшләп йөрсә дә, һәрвакыт Арча районы командасында чыгыш ясады.
Хәзер ул Казан читендәге полигонда хәрби өйрәнү уза. Башка егетләр белән уртак телне тиз тапкан.
– Арчадан киткәндә башта курку бар иде, билгеле. Хәзер тынычландым инде. Мин берүзем түгел бит. Әлегә өйрәнү дәвам итә. Атабыз, йөгерәбез. Көрәшче булуымның да файдасы бар, – ди 90 килода бил алышкан батыр.

Өлешчә мобилизациягә эләккән егетләрнең әти-әниләренә, якыннарына Нәсимнән бары бер теләк:
– Юкка-барга борчылмагыз! Теләп торыгыз. Алла боерган булса, бар да яхшы булачак.


Мобилизацияләнгән көрәшче Нәсим Габидуллин: “Чакыруны капка төбенә үк китерделәр”” язмасына фикерләр

Фикер өстәү