Татарстанда Сокуры авылын урап узу юлы төзелеше башланды

Республиканың Лаеш районында урнашкан Сокуры авылын урап узу юлын салуга әзерлек эшләренә тотынганнар. Бу хакта Федераль юл агентлыгының Идел – Нократ автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе Илдар Минһаҗев хәбәр итте.

Хәзерге вакытта биредә җир казу, коммуникацияләрне күчерү, төзелеш өчен кирәкле ярдәмче юллар салу кебек әзерлек эшләре алып барыла.

– Төп эшләр киләсе елның март – апрель айларында башланачак. Юлны 2025 елда салып бетерергә тырышачакбыз, – диде Илдар Минһаҗев.

Идарә җитәкчесе әйтүенчә, Р239 Казан – Оренбург юлынның 20дән 43 нче чакрымга кадәр аралыгын реконструкцияләү, урап узу юлын салу да шунда керә, юл эшчәнлегенең бишьеллык планында каралган. Төзелеш бәясе 19 миллиард 253 миллион сум. Эшләрне “Алексеевскдорстрой” башкарачак. Оешма белән килешү төзегәннәр инде. Проектны томышка ашыру 2025–2027 нче елларга билгеләнгән. Шул ук вакытта, килешүдә эшләрне алданрак башлау мөмкинлеге дә каралган, дип тә ачыклык кертте Илдар Минһаҗев.

– М12 ачылгач, Сокуры ягына таба машиналар хәрәкәте тагын да көчәячәк, биредә хәзер үк кыенлыклар бар инде, – диде идарә җитәкчесе төзелешне тизләтүнең сәбәпләрен аңлатып. – Шунысын да әйтик: М12 аша машиналар хәрәкәте тиз генә артмаячак: машина йөртүчеләрнең яңа юлга да, бәяләргә дә ияләшәсе бар әле. Ул арада без реконструкцияне төгәлләячәкбез.

Төзелеш эшләре аэропорт юлына борылыштан башланып Державино авылына кадәр дәвам итәчәк. Дүрт полосалы юл участогының гомуми озынлыгы якынча 24 чакрым. Урап узу юлы исә 6,29 чакрым.

Мишә һәм Каипка елгалары аша, булганнрын төзекләндереп, яңа күперләр салу, алты юлүткәргеч, төрле биеклектәге дүрт транспорт чишелеше, Каип авылы һәм Тургай бистәсе янында борылып төшү юлы, җәяүлеләргә – алты, ә тракторларга бер кичү төзү да күздә тотыла.

Юл төзелешенә шәхси җир кишәрлекләре дә эләгә.

– Барлыгы 135 җир кишәрлеген сатып алырга туры киләчәк. Сүз 107 гектарга якын мәйдандагы җир турында бара. Күпчелеге – шәхси торак төзелешләре. Җир кишәрлекләрен сатып алу милек хуҗалары ризалыгы белән башкарылачак. Моның өчен 900 миллион сум акча каралган, – диде Илдар Минһаҗев.

Фотолар Федераль юл агентлыгының Идел – Нократ автомобиль юллары федераль идарәсенең матбугат хезмәтеннән алынды


Фикер өстәү