М12 юлында ярдәмчеләр кизү торачак

Татарстанда М12 югары тизлекле юлында авария комиссарлары хезмәте эшли башлаган. Бу хакта Татарстан Минстрлар Кабинетында узган брифингта “Автодор” дәүләт корпорациясенең эксплуатацияләү буенча идарә рәисе урынбасары Геннадий Жилин әйтте.

Аның сүзләренә караганда, яңа юлда куркынычсызлык мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелә. “Юл чатында туктап калган машина да авария китереп чыгарырга мөмкин”, – диде ул. Шуңа күрә югары тизлекле трассада авария комиссарлары кизү торачак. Алар ялларсыз һәм тәүлек әйләнәсе эшләячәк.

– Ярдәм егерме минутта килеп җитәчәк, – диде Геннади Жилин. – Комиссарлар машинага ягулык салу, техник хезмәт, медицина ярдәме күрсәтү, гадәттән тыш хәл урынына махсус хезмәтләрне чакырту, автомобильне эвакуацияләү, юл инфраструктурасын тәртиптә тоту кебек бурычларны башкарачак.

М12 трассасында барлыгы 27 экипаж эшләячәк дип көтелә. Аларның алтысы Татарстанда хезмәт күрсәтәчәк. Билгеле булганча, М12 трассасы – түләүле. Юлда авария комиссарын чакырткан өчен машина йөртүчегә өстәп акча түләргә туры килмәчәк.


Фикер өстәү