Җырлап эшлиләр. «Наше время – Безнең заман» XI эшче яшьләр иҗаты фестивале узды

Инженер, машина йөртүче, табиб, полиция хезмәткәре. «Наше время – Безнең заман» XI эшче яшьләр иҗаты фестивале республиканың әнә шул һәм башка һөнәр ияләрен кабат «Пирамида» сәхнәсенә җыйды. Йомгаклау гала-концертында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.    

Иҗатка тартылган эшче яшьләрне берләштергән фестивальдә республиканың 190 оешмасыннан 1,5 меңнән артык үзешчән артист катнашты. Гала-концертка кадәр сайлап алу этаплары Әлмәт, Чаллы һәм Казанда узган.

«Дәүләт өчен иң мөһиме – хезмәт кешесе». Тантаналы чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов әнә шулай диде.

– Фестиваль үсә, предприятие җитәкчеләренең ярдәмен күрәбез. Без булдырган система ярдәмендә фестивальгә кушылучы предприятиеләр саны арта. Производство җитәкчеләре моның белән кызыксынмаса, бернәрсә дә килеп чыкмас иде. Аларга эшче коллективлар өчен тиешле шартлар тудырганга рәхмәт. Яшь хезмәткәрләрнең иҗади үсеше өчен бик мөһим бу. Безнең илдә иҗади кешеләр, төрле учреждениеләр күп, әмма мондый проект беркемдә дә юк. Бары бездә генә, Татарстанда, – дип сөйләде республика җитәкчесе.

Татарстан вице-премьеры, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко фикеренчә, фестиваль уздыру сәнәгатьне үстерүдә һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыруда мөһим роль уйный.

– Илебез өчен катлаулы чорда хезмәт коллективлары көчле һәм бердәм булырга тиеш. «Безнең заман» кебек фестивальләр безнең сәнәгатьне тагын да көчлерәк итә. Оештыручыларга зур рәхмәт! – диде министр.

Инженерлар, укытучылар, табиблар, слесарьлар, полиция хезмәткәрләре, электриклар һәм башка һөнәр ияләре бу кичтә үзләрен сәхнә артистлары ролендә сынап карады. Сынап карадылар, дип әйтергә тел дә әйләнми, чөнки алар чын артистлардан кимен куймый. Арттыру түгел, моны барып күрергә кирәк. Араларында хәтта фестивальнең 11 елы дәвамында да сәхнә тотучылар бар. Быелгы гала-концерт Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде. Катнашучылар республикада яшәүче халыкларның төрлелеген һәм бердәмлеген җыр һәм бию белән күрсәтте.

Фестивальнең яңалыклары да бар: төп җиңүчегә бирелгән бүләкне 1 миллион сумга җиткерделәр, «Зирәклек һәм остазлык» дигән махсус номинация барлыкка килгән. Шулай итеп, Гран-прига СИБУРның «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыяте командасы лаек булды. «Безнең заман герое» дигән махсус призны һәм 500 мең сумлык сертификатны «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе алды. «Зирәклек һәм остазлык» дигән яңа номинациядә предприятие җитәкчеләре һәм район башлыклары бүләкләнде. Ә кубокны исә «Түбән Кама Нефтехим» оешмасының генераль директоры Марат Фәләхов алды.

– Безнең иҗади команда – слесарьлар, лаборантлар, электромонтерлар һәм аппаратчылар. Алар предприятиедә хезмәт куя һәм үз талантларын үстерергә дә вакыт табалар. Үзләренең югары һөнәри дәрәҗәләрен яшьләр фестивальдә җиңү яулап исбатлады, – диде Марат Фәләхов.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү