Балтач егете Халыкара Коръән укучылар бәйгесе җиңүчесе

Шушы көннәрдә Күвәйттә үткән Коръәнне тулысынча тәҗвид белән уку буенча Халыкара бәйгедә тамырлары Балтачтан булган унбиш яшьлек Әхмәд Шаһмамедов та катнаша һәм 70 илдән килгән 120 катнашучы арасында дәрәҗәле өченче урынга лаек була.

Әхмәднең әнисе Резидә — Балтач кызы. Бүгенге көндә хәләл җефете Габделкәрим белән Мәккәдә белем алалар. Резидәнең әти- әнисе Халидә һәм Басыйр хәзрәт Бикбаевлар районда мәгълүм шәхесләр. Балтачта ислам динен үстерүдә, таратуда бигрәк тә Басыйр хәзрәтнең өлеше зур булды. Бүген аның эшләрен уллары уңышлы дәвам итә (ул үзе дә әле дә хезмәттә). Рамилләре Балтач үзәк мәчетендә, Равилләре Казанның Әмәт мәчетендә имам- хатыйблар, икесе дә дини мөгаллим, икесе дә вәгазь остасы.

Шушы нәсел дәвамчысы булган Әхмәднең Халыкара бәйгедә уңышка ирешүе нигезсез түгел.
Теле ачылуга Коръән укырга өйрәнгән (билгеле, әти- әнисе ярдәме белән), 8 яшеннән Коръән ятлаучылар түгәрәгенә йөргән һәм ике ел эчендә аны тулысынча ятлап, Коръән- хафиз булган ул. Сокланырсың да, уйланырсың да…


Фикер өстәү