Табигатьне саклауга – 60,5 млрд сум

Соңгы алты елда табигатьне саклау өчен 60,5 млрд сум акча бирелгән. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итә. Быел исә экологиягә бәйле чараларга шул акчаларның 10 млрд. сумы тотылган.

– Алты ел эчендә башкарылган эшләр күп. Иң зур эшебез “Иделне сәламәтләндерү” проектын тормышка ашыру. Аның ярдәме белән ләм басуларын да юкка чыгара алдык. Чистарту корылмаларын төзекләндердек. Ләм басуларын термомеханик эшкәртү цехы төзеп, без бик күп проблемаларын хәл иттек, – ди министр.


Фикер өстәү