Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.

Очрашуда республиканың юллар инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов һәм Вячеслав Петушенко М-12 тиз йөрешле автомобиль юлын төзү барышы, шулай ук М-7 «Волга» трассасында Чаллы һәм Түбән Каманы урап узучы юллар төзелеше турында фикер алыштылар.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.


Фикер өстәү